2018 елның февраль аенда «Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе»нең рәсем һәм музыка бүлеге укучылары “Сказка дарит Новый год» Бөтенроссия иҗат конкурсы һәм «Талант - 2018» Халыкара интернет конкурсында катнаштылар.
2 март көнне, Саба мәдәнят йортында "Бәләкәч" балалар бакчасы концерты узды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасының фермерлар һәм шәхси хуҗалыклар, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясенең XVIII съезды узды. Съезд эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, «ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе” ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциацисяе рәисе Камияр Байтемиров, фермерларның район ассоциацияләре рәисләре, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар катнашты.
Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны, Республика клиник хастаханәсенең элеккеге табибы-офтальмологы Маслова Евгения Яков кызы 100-еллык юбилеен билгеләп үтә.
Татарстан данын ярышларда 11 спортчы яклаячак, алар арасында зәйлеләр дә бар.
Кичә, 1 мартта, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы АПКсының геомәгълүмат системасын эшләү һәм гамәлгә кертү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, республиканың авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм агрономнары катнашты.
2018 елда Татарстанда 297 ятим бала торак алачак. Бу максатларга федераль һәм республика бюджетларыннан 355 миллион 286 мең сум акча бүленгән.
Өнсә авылы мәдәният йортында “Күңел бизәкләре” исеме астында чигү остасы Наилә Гарифуллинаның кул эшләреннән матур күргәзмә оештырылды. Әлеге чара элек-электән үк татар гаиләсендә булган милли киемнәргә, традицияләргә карата кызыксыну, ихтирам, хөрмәткә лаек булган матур традицияләрне саклау максатыннан оештырылды.
Бүген Югары Ослан районы актлар залында терроризмга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы уөтырышы булып узды.
1 нче мартта район культура йортында еллык гражданнар җыены булды.