ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2018 ел
чәршәмбе

  3 мартта Югары Тегермәнлек авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Сахибутдинова Миннебанат Сәхәбетдин кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.


ribnaya-sloboda.tatarstan.ru

7 мартта Олы Елга авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Галиева Гайшәбикә Зариф кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.


ribnaya-sloboda.tatarstan.ru

 Шекше мәдәният йортында Шекше авылының “Акчарлак” ясле-бакчасында тәрбияләнүче балалар катнашында бәйрәм концерты үтте.


saby.tatarstan.ru

  2 мартта Балык Бистәсендә  яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне  Минвалеев Мөхәммәтгали улын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.


ribnaya-sloboda.tatarstan.ru

2018 елның 1нче мартыннан Татарстан Республикасындагы күпфункцияле үзәкнең Әлмәт филиалында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне күрсәтү гадирәк, уңайлырак һәм күпкә кулайракка әйләнде. Уңайлык өчен Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәтләре порталы (https://uslugi.tatarstan.ru) аша "Минем документлар" үзәгендә кабул итү өчен алдан язылу мөмкинлеге булдырылды. 


almetyevsk.tatarstan.ru

Чүпрәле районында хатын-кызларны 8 Март бәйрәме алдыннан котладылар


drogganoye.tatarstan.ru

Кадерле хатын-кызлар — әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр! Сезне чын күңелдән 8 Март бәйрәме белән котлыйбыз. Сезгә иң изге теләкләр телибез, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын сезгә Ходай. Салкын, озын кышлардан соң килгән бу беренче Яз бәйрәме, иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәм сезгә тормыш яме, яшәү көче өстәсен. Бәхет нурында коенып, назга күмелеп, сөеп-сөелеп яшәгез. Бәйрәм белән!!!


saby.tatarstan.ru

Алдынгылар җыенында мәртәбәле кунаклар катнашты.  Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең район җыена  алдынгыларны тәбрикләргә  ТР Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча  урынбасары Илдус Харис улы Габдрахманов,  Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, якташыбыз  Марат Мансур улы  Бариев, районыбыз кураторы, Төзелеш һәм архитектура буенча Татарстан Республикасының дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе дәүләт автоном учреждениесе башлыгы Мәҗит Хаҗип улы Салихов,  күрше Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов,  районыбызның элеккеге башлыгы Марат Хәй улы Зарипов һәм башка бик күп мәртәбәле җитәкчеләр катнашты.


baltasi.tatarstan.ru

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Казан шәһәре балалар һәм яшьләр эшләре буенча Комитеты ярдәме белән ел саен ТР һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында “Яз тамчысы” иҗади фестивален үздыра. “Яз тамчысы” фестивалендә үзләрен яхшы күрсәткән конкурсантлар футбол буенча Дөнья чемпионаты – 2018, 2019 елны узачак WorldSkills Russia чемпионаты пакында узачак мәдәни программада катнашачаклар.


almetyevsk.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International