ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында белем алучы балалар белән очрашты.


aktanysh.tatarstan.ru

Югары Ослан районы мәктәп укучылары иИннополис шәһәрендә узган “Дакар – 2018” гонкасының алтын призеры Дмитрий Сотников белән очраштылар.
Очрашу сорау-җавап формасында узды.


verhniy-uslon.tatarstan.ru

Бүген Киров төп гомуми белем бирү мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары катнашында киңәшмә узды.


aktanysh.tatarstan.ru

12  - 23 март аралыгында  республикада "Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!" дигән акция уза. Акциянең төп максаты - наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә кагылышлы проблемаларга халыкның игътибарын юнәлтү.


aktanysh.tatarstan.ru

Быел 2018 елда Татарстан Республикасында сәламәтлек саклау буенча “ Ир - атларны саклау” елы диеп игълан ителде.


muslumovo.tatarstan.ru

Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәбендә, рус теле атналыгы кысаларында, “Рус теле белгечләре” дип исемләнгән чара үтте. 


aktanysh.tatarstan.ru

Татарстанда җәмәгать урыннарын үстерү программасын тормышка ашырган соңгы ике елда 184 парк һәм яр буе төзекләндерелде. Җәмәгать урыннарын үстерү программасы 2015 елдан тормышка ашырыла. 2017 елда 68 парк, сквер һәм яр буйлары төзекләндерелде. Бу эшләргә 3 миллиард 45 миллион сум акча китте. 2018 елда 56 объектны төзекләндерү планлаштырыла. Татарстан бюджетыннан...


vysokaya-gora.tatarstan.ru

15 мартта Яңа Арыш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Вәлиева Сәлимә Мөбәрәк кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.


ribnaya-sloboda.tatarstan.ru

13 нче мартта, Бөтенроссия “Язгы изге эшләр атналыгы” акциясе кысаларында һәм Татарстанда Лев Толстой елы игълан ителү уңаеннан, “Слово есть поступок” акциясенә катнашып, Балтач үзәк китапханәсе хезмәткәрләре зурлар китапханәсенең уку залында һәм “Факел” яшүсмерләр клубында  “Лев Толстой: время читать и восхищаться”, “Когда  в мире есть Толстой” дип исемләнгән китап күргәзмәләре оештырдылар. Яшь буынны бөек рус язучысының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып, әңгәмәләр дә үткәрелде.  


baltasi.tatarstan.ru

15 март көнне уку елы дәвамында “Вокал” берләшмәләрендә шөгыльләнүче укучыларыбыз кабат бәйгегә җыелды.


saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International