ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2018 ел
шимбә

Бүген Казанда 2 ай туктап торганнан соң шәһәр кешеләренең күпсанлы сораулары буенча  авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады.


verhniy-uslon.tatarstan.ru

23 нче мартта  муниципальара МВД России подполковнигы Сергей Карасев һәм профсоюзлар оешмасы рәисе Лилия Хөрмәтуллина ТР эчке эшләр органнарының отчет-сайлау конференциясендә катнаштылар. Мондый нәтиҗәләр 4 елга бер ясала. ОВД һәм ВВ РТ ветераннар советы рәисе Евгений Гатцук әйтүенчә, оешма эшчәнлеге кәнәгатьләнерлек. Оешма социаль һәм хокук яклау эшеннән тыш яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү өстендә дә эшли.


verhniy-uslon.tatarstan.ru

Районның картлар һәм инвалидлар интернатында яшәүчеләр өчен куелган Казанның Совет районы 30 нчы сәнгать мәктәбе тарафыннан куелган концерт яңа бүләккә тиң булды. Чөнки программаның һәр номеры картлар күңеленә үтеп керде, аларның кәефен күтәрде.


verhniy-uslon.tatarstan.ru

23 нче мартта районның профсоюз лидеры Лилия Хөрмәтуллина ТР һәм РФ дәүләт учреждениеләре  Профсоюзларының утырышында катнашты.


verhniy-uslon.tatarstan.ru

"Өстәмә белем бирү һәм тәрбияләү өлкәсендә иң яхшы укытучы" һөнәри осталык бәйгесенең нәтиҗәләре билгеләнде. "Кешене тәрбияләргә" номинациясендә 12нче мәктәп укытучысы, сыйныф җитәкчесе Стефановская Наталья  2 урынны яулады. 


almetyevsk.tatarstan.ru

Республикакүләм “Без бергә” балалар халык иҗаты фестиваль-конкурсының муниципаль этабы ахырына якынлашты.


saby.tatarstan.ru

   24 мартта Район мәдәният йортында Республика бәйгесе «Русская песня» зона зтапы булып үтте. Бәйгедә катнашучыларга тәбрикләү сүзе белән Кама Тамагы муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина мөрәҗәгать итте. Бәйгедә Кама Тамагы, Буа, Апас, Тәтеш, Кайбыч районнары катнашты.   


kamskoye-ustye.tatarstan.ru

Бүген Байлар Сабасында Өстәл теннисы буенча ХVII Бөтенроссия ачык шәхси-команда ярышларынын ябылу тантанасы булып узды.


saby.tatarstan.ru

Туганлыкның кадерен белеп яши Борындыктан Гарифулла бабай һәм Латыйфа әбинең онык - оныкчыклары.Инде үзләре әллә кайчан җир куенында булсалар да, зур нәселләренең бердәмлегенә, туганлык xисләрен кадерләп саклауларына,нәсел җепләренең дәвамлы булуына руxлары шаттыр аларның. Исән булсалар быел Гарифулла бабайга130, ә Латыйфа әбигә 126 яшь тулыр иде. Алар яратып 130 оныгын һәм оныкчыгын сөяр иде...Узган еллардагы кебек, бу нәсел быел да бергә җыелды, Борындык мәдәният йортында авылдашлары алдында чыгыш ясадылар. Алып баручылар әдәби әсәрләргә генә xас булган чынбарлыкка күз салдылар, Латыйфаны килен итеп төшерүне сәxнәләштереп күрсәттеләр. Бу нәселдә җырлый, бии белмәгән кеше юк бугай. Матур, шәҗәрәсе киң тармаклы нәсел бу! Ә шәҗәрәләр xалкыбыз тариxы ул.


burunduk-kaybici.tatarstan.ru

ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә 2018 елда күп фатирлы торак йортларны капремонтлау программасын гамәлгә ашыруның барышы турында ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов сөйләде. Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.


almetyevsk.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International