ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2018 ел
шимбә

  Мәллә-Тамак авыл китапханәсендә "Күңелле каникуллар-яхшы китап белән" исеме астында акция үтте. Каникулларны кызык һәм файдалы үткәрү максатыннан балаларга ике бирем бирелде: әти-әниләр белән бергә "Сак-сок" бәетен уку һәм үзләре сайлаган китапны мөстәкыйль уку. Балалар бу биремне кызыксынып кабул иттеләр.


muslumovo.tatarstan.ru

Бүген Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда Нәүрүз бәйрәме үтә. Бу сүзнең мәгънәсе фарсыча яңа көн дигәнне аңлата. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга - 21-22 мартка туры килә. Идел буе татарлары Нәүрүзне яз башланып, чәчүгә чыгар алдыннан бәйрәм иткән. Бүген бәйрәмдә көнкүреш-хуҗалык товарлары һәм азык- төлек белән сату итү булачак,  кайнар чәй һәм коймак әзерләнәчәк. Сәхнәдә район мәдәният бүлеге артистларының чыгышын, театральләшкән күренешләрне карау мөмкин булачак. “Нәүрүз чибәре” конкурсын үткәрү, балалар һәм өлкәннәр өчен төрле уеннар оештырылачак. Бәйрәмгә рәхим итегез!


zainsk.tatarstan.ru

Чараны китапханәнең 2нче номерлы филиалы хезмәткәрләре һәм социаль-тернәкләндерү бүлеге психологы оештырды. 


bugulma.tatarstan.ru

ТАССРның 100 елгын бәйрәм итү кысаларында "Яңарыш" тернәкләндерү үзәгендә Габдулла Тукайның "Су анасы" әкияте буенча театральләштерелгән чара узды.


bugulma.tatarstan.ru

  Бөтендөнья шигърият көне уңаеннан, Яңа Усы авыл китапханәчесе “Күңелләрнең нуры - шигърият” исеме астында шигырь кичәсе үткәрде. Китапханәче иң элек китап күргәзмәсендәге материаллар белән таныштырды, якташ шагыйрьләребезне һәм аларның шигырьләрен хәтердә яңартты. Танылган шагыйрьләр һәм аларның шигырьләре турында фикер алышынды. Соңыннан сүз укучыларга бирелде. Алар сәнгатьле итеп шигырьләр укыдылар.


muslumovo.tatarstan.ru

Балалар китабы атналыгын тантаналы төстә ачу 23 март көнне 10.00 сәгатьтә үзәк балалар китапханәсендә ( Октябрь урамы, 10нчы йорт) үтте.


bugulma.tatarstan.ru

Бүген, 2018 елның 24 мартында, сәгать 12дә барлык чирмешәнлеләрне һәм кунакларны  Яшьләр мәйданчыгында узучы "НӘҮРҮЗ" бәйрәменә чакырабыз.


cheremshan.tatarstan.ru

Быел “Җир сәгате” акциясе 24 мартта 20 сәгать 30 минуттан 21 сәгать 30 минутка кадәр узачак.


bugulma.tatarstan.ru
Бүген 24 мартта хакимиятнең кече залында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин җитәкчелегендә видеоконференция режимында республика киңәшмәсе үтте. Киңәшмәдә торак төзелеше республика программаларын тормышка ашыру һәм социаль объектларны төзү, инженер инфраструктурасы системаларын үзгәртеп кору һәм аларның нәтиҗәле эшләвенә ирешү, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы комплексына кагылышлы мәсьәләләр каралды. Видеоконференциядә муниципаль район башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев, район Башкарма комитет җитәкчесе И.Ф.Хафизов, предприятие, оешма җитәкчеләре, җаваплы хезмәткәрләр катнашты. Башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов районда узган атнада эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясады һәм алдагы көнгә куелган бурычлар белән таныштырды.

zainsk.tatarstan.ru

Яз якынлаша. Озакламый кояш кар катламын эретәчәк һәм коммуналь хезмәтләр районны төзекләндерүгә керешәчәк.


alekseevskiy.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International