ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2018 ел
дүшәмбе

Яшел Үзән прокуратурасы интернет челтәре аша зур күләмдә наркотик матдә сатарга җыенган ирле-хатынлы Марий-Элда яшәүчеләрне гаепләп, аларның эшен судка җибәргән.


zelenodolsk.tatarstan.ru

“Татарстан Республикасы  дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр” порталының (uslugi.tatarstan.ru)  “Халык контроле” системасында  гражданнардан  алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә булган закон бозулар буенча  сигналлар кабул ителә.


zelenodolsk.tatarstan.ru

 26 мартта Түбән Тегермәнлек  авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Абрахманов Фәйзрахман Вәли улын  90 яшьлек юбилее белән котладылар.


ribnaya-sloboda.tatarstan.ru

 26 март  көнне  Борнак  авыл китапханәсендә укучылар белән “Фондта кунакта” дип  исемләнгән библиографик  дәрес үткәрелде.Бу дәрестә фондта урнашкан  разделительләрнең ни өчен куелуын, алар ярдәме белән фондтан ничек файдалану  турында  аңлатылды.Укучылар бик күп мәгълүмат алдылар.


baltasi.tatarstan.ru

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкны тыныч булырга чакыра.


msu.tatarstan.ru

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкны тыныч булырга чакыра.


sovmo.tatarstan.ru
Бүген хакимиятнең зур залында район башлыгы вазыйфаларын башкаручы В.Г. Акатьев, район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов катнашында авыл җирлекләрендә үтүче халык җыеннары вакытында куелган бурычлар һәм бирелгән сорауларның үтәлеше буенча киңәшмә үтте. Анда предприятие, оешма,торак-коммуналь хуҗалыгы җитәкчеләре, Совет һәм Башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыклары чакырылган иде. Киңәшмә барышында бер генә мөрәҗәгать һәм тәкъдимдә игътибарсыз калмады. Район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов киңәшмәдә катнашучыларга башкарылачак эшләргә җаваплы карарга һәм барлык мәсьәләләрне кыска вакыт эчендә хәл итәргә кирәклеге хакында тагын бер кат искәртте.

zainsk.tatarstan.ru
Бүген хакимиятнең зур залында Зәй шәһәре урынбасары Е.В.Недошивина катнашуында Зәй шәһәренең социаль политика, мәгариф, сәламәтлек һәм мәдәният мәсьәләләре буенча даими комиссиясе утырышы булды. Көн тәртибе буенча 6 мәсьәлә каралды. Утырышта Туган якны саклау музее директоры Р.М.Иванова, район үзәк дәваханәсенең балалар табибы Г.М.Абрамов, физкультура һәм спорт идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы В.А.Смиронов, ЗАГС бүлеге башлыгы Г.И.Вәлишина, мәгариф бүлеге башлыгы С.А.Кузнецов һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Е.В.Андрееваларның чыгышы тыңланды.

zainsk.tatarstan.ru
Бүген хакимияттә Зәй муниципаль районы Яшьләр иҗтимагый палатасының утырышы булды. Утырышта район башлыгы вазыйфаларын башкаручы В.Г.Акатьев, район Советы аппарат җитәкчесе Н.Л.Шакирова, депутатлар-даими комиссия әгъзалары катнашты. Анда Яшьләр иҗтимагый палатасының составы яңартылды, палата рәисе итеп кабаттан Р.С Аладышкин, аның урынбасары итеп Н.А.Алчина һәм сәркатибе итеп А.А.Обуховалар сайланды. Алдагы утырышта Яшьләр иҗтимагый палатасының составы расланган иде инде. Ул 9 кешедән тора. Алар арасында тагын предприятие, оешма җитәкчеләре, депутатлар һәм иҗтимагый оешма вәкилләре дә бар.

zainsk.tatarstan.ru

Татарстанда буран көтелә


bugulma.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International