ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2018 ел
шимбә

1 июнь көнне Әлмәттә  «Юбилейный» мәдәният сараенда хоккей сезоны тантаналы рәвештә ябылды, биредә финал уеннар узды. Чарада район башлыгы Айрат Хәйруллин, "Нефтяник"ХК башкарма директоры  Мансур  Усманов, торба заводы директоры Александр Токарев, Лениногорскиның яшьләр эшләре , спорт һәм туризм буенча идарә начальнигы Марс Хасанов, Әлмәт һәм Лениногорск районнарыннан аз тәэмин ителгән гаиләләр катнашты.


almetyevsk.tatarstan.ru

    30 май көнне Казан шәһәре Бадминтон үзәгендә «Татарстанның бадминтон өметләре” ярышларының икенче туры старт алды. Турнирда зона сайлап алу ярышларында җиңүчеләреннән һәм Татарстан Республикасы рейтингы лидерларыннан 260 кеше катнашты. 


kamskoye-ustye.tatarstan.ru

    Халыкара балалар көне уңаеннан район балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Кояшкай” балалар бакчасына йөрүче нәниләр өчен “Исәнме җәй” исемле әдәби бәйрәм оештырганнар иде. 


kamskoye-ustye.tatarstan.ru

    1июнь көнне, балаларны яклау көненә багышлап, район туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре балалар һәм аларның әти-әниләре өчен музейга түләүсез экскурция оештырдылар. Музей кунаклары бу юлы Ишем авылыннан Хәйретдиновлр гаиләсе иде. 


kamskoye-ustye.tatarstan.ru

     31майда Кама Тамагы муниципаль район башкарма комитеты каршындагы административ комиссиянең чираттагы утырышы булып үтте. Утырышта административ тәртип бозулар буенча 7эш каралды. Гаепле кешеләргә кисәтүләр һәм төрле күләмдәге штрафлар билгеләнде.


kamskoye-ustye.tatarstan.ru

    Бүгенгесе көндә районда яшәүчеләр арасыннан 7700 кеше 43 төрле социаль яклау мөмкинлекләреннән файдалана. Күп кенә социаль льготаларны өйдән чыкмыйча дистанцион рәвештә дәүләт хезмәте порталы аша рәсмиләштерергә була. 


kamskoye-ustye.tatarstan.ru

1 нче июнь көнне Иске Икшермә авылында "Кояшкай" сәламәтләндерү лагере үз эшен башлап җибәрде.


saby.tatarstan.ru

1 июнь көнне Сикия авыл клубы мөдире балалар Сабантуе үткәрде. Беренче эш итеп балалар җиңүчеләр өчен күрше-тирә, туганнар һәм танышлар йортын йөреп чыгып бүләкләр җыйдылар. Бүләк буларак гадәттәгечә тастымал-кулъяулык, шулай ук уенчыклар, тәм-томнар һәм башка әйберләр җыелды. Төп бәйрәм традицион уеннардан торды, биредә кызлар һәм егетләр үзара көч сынаштылар. Балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар. 
 


muslumovo.tatarstan.ru

Узган айда биредә 3 пар язылышкан, тик менә 5 гаилә аерылышкан.


alkeevskiy.tatarstan.ru

2018 елга Сабантуйга әзерлек бара


sarmanovo.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International