ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

Бүгенге көндә районда узачак Сабантуйга әзерлек эшләре бара. Сабантуйның ачылышына әзерлек инде күптәннән башланган. Биючеләр һәм җырчылар өчен репетицияләр уза.  Әлеге күренештә  мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр, мәктәп катнаша. Бүгенге көндә әлеге бәйрәмгә әзерлек зур оешканлык белән бара.

 (Отдел культуры)


saby.tatarstan.ru

Бүген, 4 нче июнь көнне "Кояшкай" сәламәтләндерү лагерының 1 нче сменасы тантаналы рәвештә ачык дип игълан ителде.


saby.tatarstan.ru

Шәһәр күлендә кеше батып үлүе турында Бердәм диспетчерлык хезмәтенә һәлак булучының иптәше хәбәр итә.


zelenodolsk.tatarstan.ru

Яшел Үзән прокуратурасы 22 яшьлек Сергей Ивановка (исем-фамилиясе үзгәртелгән) наркотик матдәләрне законсыз саткан өчен гаепләү чыгарды.


zelenodolsk.tatarstan.ru

16-17  июньдә Актанышта халкыбызның милли бәйрәме – Сабантуй!

16 июнь  көнне бәйрәм -  авыл җирлекләрендә,  17 июньдә сабантуй район үзәгендә  үтәчәк.


aktanysh.tatarstan.ru

Район ветераннар оешмасының “Мирас” ветераннар хор коллективы, Яңа Әлем, Иске Байсар, Теләкәй театр коллективлары, Иске Кормаш мәдәният йортының “Хәзинә” ветераннар бию коллективы, Татар Суыксуы җирлегенең “Асыльяр”, Иске Айманның “Асылташ”  фольклор коллективлары  - “Халык үзешчән коллективы”, район сәнгать мәктәбенең “Умырзая” вокаль ансамбле  (җитәкчесе Резеда Хаҗиева)   “Үрнәк үзешчән  коллектив” исеме алу өчен мәртәбәле жюри каршында имтихан тота.


aktanysh.tatarstan.ru

Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов балигъ булмаганнарны эшкә урнаштыру буенча киңәшмә үткәрде


chistopol.tatarstan.ru

​​​​​​​Язгы чәчү эшләре төгәлләнү белән, районда бар көч үсемлекләрне корткычлардан, чүп үләннәрдән, авырулардан саклауга юнәлтелде.


alkeevskiy.tatarstan.ru

2 июнь көнне "Сабантуй" паркында узган ат чабышы сезоны ачылышының җиңүчеләре белән таныштырабыз:

Ярымтокымлы айгырлар - 1800 м. 

1 урын - “Алга” хуҗалыгыннан "Энергон" кушаматлы ат, җайдагы - Ибраһимов Рафил;
2 урын - “Алга” хуҗалыгыннан "Резвый" кушаматлы ат, җайдагы - Лялин Николай 
3 урын - Арча районыннан "Эксклюзив татарин" кушаматлы ат, җайдагы - Рахматуллин Рамил;
4 урын - “Арбор” хуҗалыгыннан "Буян" кушаматлы ат, җайдагы - Шакирҗанов Илназ.


baltasi.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International