ЯҢАЛЫКЛАР


4
июль, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген район башлыгы Марат Зиатдинов хәрби хезмәткә чакырылыш сораулары буенча эшлекле утырыш үткәрде.


verhniy-uslon.tatarstan.ru

Эшкә рәсми рәвештә урнаштырмасалар, хезмәт хакын «конверт»та бирсәләр, болар турында «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына хәбәр итәргә мөмкин.


alekseevskiy.tatarstan.ru

Әлмәттә Ленин урамында алтынсу-кара куб барлыкка килде. Кубтан кала, аның эчендәге әйбер аеруча кызыксыну уята. Бу -  Питер рәссамы Павел  Игнатьевның һәм "Алтын алмалар турында әкият" паблик-арт кураторларыннан сюрприз. Озакламый әлеге объектны ачу тантанасы булачак.


almetyevsk.tatarstan.ru

Кичә гимназиянең  җәйге лагерьга йөрүче  балалары өчен районның яшьләр һәм спорт бүлеге хезмәткәрләре “Барыгыз да стартка!” дигән эстафета үткәрде.

 


verhniy-uslon.tatarstan.ru

Елгабаш авыл клубында "Барысы да чәчәкләр үстерү турында" исемле чара булып узды. Биредә уңган бакчачылар чәчәкләр үстерү буенча үз серләре, өй шартларында үсемлекләр тербияләү буенча файдалы киңәшләре белән уртаклаштылар. Соңыннан авылның иң үрнәк чәчәк үстерү остасы Мулламөхәмәтова Рәвия бакчасында сәяхәт кылынды. 


muslumovo.tatarstan.ru

Иске Икшермә авылындагы “Кояшкай” балалар бакчасында ремонт эшләре бара. Төзүчеләр эчке һәм тышкы ремонт эшләрен вакытында башкаралар. Әлеге садикка балалар быел йори башларлар дип көтелә.


saby.tatarstan.ru

Безнең илдә ел саен Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне үткәрелә. Бу искиткеч көндә бөтен Россия буенча гаиләне ныгытуга, гаилә кыйммәтләрен һәм традицияләрне ныгытуга юнәлтелгән чаралар уздырыла.


jutaza.tatarstan.ru

Эшмәкәрләр йортында июльнең 20ләре тирәсендә өйрәтү семинары була


leninogorsk.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International