Атналык киңәшмәдә район активына яңа җитәкчеләр тәкъдим ителде. Кече Шилнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп Гадел Гомәр улы Даутов билгеләнде.
Россия Пенсия фонды Яр Чаллы шәһәре идарәсенең Тукай районында клиентлар хезмәте җитәкчесе булып Руслан Рәиф улы Шәңгәрәев эшли башлады.
Район мәгариф идарәсендә яңа җитәкче,ул Айгөл Мөхәммәтҗанова
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә җитәкче итеп Ренат Фазыл улы Хәсәнов билгелэнде
Борды авылында яшәүче Любовь һәм Михаил Лаврентьевлар өчен быелгы гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне аерата истәлекле булды. Әле узган ел гына энҗе туйларын билгеләп үткән бу матур парны тәбрикләргә район һәм авыл җирлеге җитәкчелеге, авыл халкы килде һәм кадерлеләрен котларга аларның балалары, туганнары, якыннары җыелды
Иштирәк җирлегенә караган Авлаш авылы янында агучы чишмә бәхетле чишмәләр рәтендә. Аңа матур йорт бүләк иттеләр, төшә торган юлына таш, уңайлы баскыч кордылар. Янында утырып ял итерлек урыннар ясалды, берзаман күләгә биреп торачак, агачлар утыртылды. Бу эшне олы йөрәкле Герасимов Олег Александрович оештырды. 12 июль- Питрау бәйрәме көнне без шул чишмә янына җыйналып бәйрәм оештырдык. Бу бәйрәм чишмәнең икенче туган көне булды. Авлаш авылының аксакалы Палладиев Михаил Кириллович чишмә тарихын сөйләде.
Питрау бәйрәме Баграж авылы Кашкатау итәгендә узды . Бәйрәмгә якын-тирә районнардан ,шул исәптән Тукай районынан "Айбагар" фольклор төркеме дә катнашты
Бүген Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов үзенең аппараты хезмәткәрләре белән агымдагы сораулар буенча утырыш үткәрде.