Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
ТР Муниципаль берәмлекләре порталы (Яңа)
ТР Муниципаль берәмлекләре порталы (Яңа)
рус
тат
Сорау бирү
ТР МБ Советы Ассоциациясе
Эшчәнлек
Яңалык
Җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге
Муниципаль берәмлекләр сайтларына керүчеләр саны статистикасы
Халык өчен коммуналь хезмәтләргә тарифлар
Муниципаль берәмлекләр
Шәһәр округлары
Муниципаль районнар
Җирле үзидарә
Җәмәгать
Сорау-җавап
Интернет кабул итү бүлмәсе
Контакт мәгълүматы
Бүген Рәсәйдә Информатиклар көне
2013 елның 4 декабре, чәршәмбе
1948 елның 4нче декабре Рәсәй информатикасы туу көне дип санала. Гәрчә бәйрәм рәсми теркәлмәгән булса да, информатика кагылышлы барча кешеләр аны бәйрәм итәләр инде. “Информатика” терминын электрон санау машиналары ярдәмендә мәгълүматны автоматик рәвештә эшкәртү белән шөгыльләнгән техник өлкә атамасы буларак 1957 елда алманлы Карл Штейнбух әйләнешкә кертә. Термин «информация» һәм «автоматика» сүзләрен кушып ясалган. Мәгълүмат эшкәртүнең төп техник чарасы - компьютер.
Информатика көнен 4нче декабрьда бәйрәм итү очраклы гына түгел. ХХ гасырның 40нчы еллары азагында ук СССР Фәннәр академиясенең Техник фәннәр бүлеге член-корреспонденты И.С.Брук, цифрлы санау машиналары турындагы язмалар белән кызыксынып, санау техникасын автоматлаштыру мәсьәләләре күтәрелгән фәнни семинарда катнаша. 1948 елның август аенда үз хезмәткәре, киләчәктә атаклы санау техникасы кконструкторы, “Урал” сериясен уйлап чыгаручы яшь инженер Б.И. Рәмиев белән берлектә ул автоматик санау машинасы проектын тәкъдим итә.
Шул ук елның октябренда алар Фәннәр академиясендә цифрлы санау машинасын уйлап табу һәм җитештерү лабораториясен оештыру тәкъдиме белән чыгалар. 1948 елның 4 декабренда СССР Министрлар советының Халык хуҗалыгын алдынгы техника белән тәэмин итү Дәүләт комитеты И.С.Брук һәм Б.И.Рәмиев уйлап тапкан цифрлы электрон санау машинасын 10475 номеры белән терки. Бу – илебездә санау техникасы һәм информатика үсешенә кагылышлы рәсми теркәлгән беренче документ. Гәрчә беренче электрон санау машинасы 1888 елда Герман Холлерит уйлап тапса да, югарыда аталган сәбәпләр аркасында Рәсәй информатикасы туу көне 1948 елның 4 декабре дип санала.
© Calend.ru
Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты тәрҗемәсе
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз