Камал театрында быел 15 нче тапкыр Дамир Сираҗиев исемендәге театраль премия тапшырылды.
“Җыен” фонды гамәлгә куйган бу бүләккә лаек булучылар арасында Әлмәт татар дәүләт драма театры актрисасы Раушания Фәйзуллина да бар. Премия театр сәнгатендәге казанышлары булганнарга 1999 елдан бирелә. Шушы вакыт эчендә аңа Татарстанның, Россиянең һәм чит илләрнең танылган театр әһелләре, атап әйткәндә дистәләгән режиссер, актер, драматург, сценограф һәм тәнкыйтьчеләр, җәмәгать эшлеклеләре лаек булды.