Коенган вакытта автобуслар һәм “Ашыгыч ярдәм” машинасының кизү торуы оештырылган, шулай ук киенеп-чишенү урыны да әзерләнгән иде.
Православие бәйрәме хөрмәтенә Якшәмбе мәктәбендә чара булды, анда башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Чурин Алексеевск районы башлыгы Владимир Козонков исеменнән протоиерей Павел Чурашовка кыйммәтле бүләк –ноутбук тапшырды, ул Якшәмбе мәктәбенә йөрүчеләргә бик тә ярап куячак.