“21 нче гасыр Кулибиннары”

4 апрель 2014 ел., җомга

03.04. 14 көнне техник иҗат белән шөгылләнүче укучылар өчен оештырылган “21 нче гасыр Кулибиннары” дип аталган 7 нче район конкурсына йомгак ясалды.   Укучыларның  эшләре Мөслим гимназиясенең фойесына куелды. Башка елдагылардан үзгә буларак,  быелгы бәйгегә бәя бирү өчен Россия һәм Евразиякүләм  патент ышанычлысы Н.М.Сөнәгатов һәм уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте республика советының гомуми бүлек мөдире А.А.Поварова чакырылды .

     Бәйге уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте республика советы рәисе Ленар Гайсин иганәчелегендә үткәрелде.

       Күргәзмәгә 50  бала үзенең эшен куйды. Эшләр бер-берсен кабатламавы, әһәмиятлелеге, техник мәсьәләнең гади генә чишелүе белән сокландырды.

      Бу көнне районыбызның “Татарстан Республикасының  атказанган  укытучысы” дигән мактаулы исемгә лаек булган педагоглары һәм районыбызда яшәп иҗат итүче, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты  язучы Фоат Садриев та хөрмәтләнде. 

         Приз алган балалар уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте республика советының Дипломнарына, премияләргә, ә укытучылар Мактау грамоталарына һәм премияләргә лаек булдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования