Һәркем өчен кадерле бәйрәм

2014 елның 12 мае, дүшәмбе
9 нчы май бөтенхалык бәйрәме. Сугыш елларында солдатлар фронтта сугышкан, ә хатын- кызлар тылда хезмәт куйган. Җиңүне якынайту өчен яше- карты- барысыда күк көч куйган. Сугыш безнең илебезгә әйтеп бетергесез зур югалтулар алып килгән. Кызганычка каршы, сугышны үз күзе белән күргән ветераннарыбыз елдан- ел кими. Җиңүнең 69 еллыгына багышлап үткәрелгән митингка бары 3 ветеран гына килә алды.
Салкын иртә булуга карамастан, Зиннәт Хәсәнов һәйкәле янына Иске Кәшер мәктәбе балалары, укытучылар, әти- әниләр, авыл кешеләре, кунаклар килгән иде. Укучыларның кулларында чәчәкләр, шарлар. Балаларның эчтәлекле чыгышлары һәркем күңелендә озак сакланыр!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International