Иминиятләүчеләр өчен семинар

2014 елның 27 июне, җомга
25 июньдә Сарман сәнгать мәктәбе утырышлар залында иминиятьләүчеләр (эш бирүчеләр) өчен Социаль иминиять фондының Әлмәт филиалы семинар киңәшмә уздырды. Семинарда Казаннан эш урыннарын аттестацияләү белән шөгыльләнүче, «СанСервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең сотруднигы Гиниятуллин Артур Альбертович катнашты.

Семинарны филиалның Сарман районы буенча баш белгече Нурия Курбиева ачып, Социаль иминиять системасында соңгы вакытта булган үзгәрешләр белән таныштырып китте: hәр елны бала пособиеләре, хезмәт вазифаларын үтәгәндә сәламәтлегенә зыян килгән эшче- хезмәткәрләргә пособиеләр индексацияләнә. №59 федераль законга 02.04.2014 елда кергән үзгәрешләр нәтиҗәсендә агымдагы елның 1 маеннан башлап оешмалар hәм эшмәкәрләр банктагы счетларын ачкан яки япкан очракта социаль иминият фондына, шулай ук пенсия фондына хәбәр итү бурычыннан азат ителделәр. Быелгы елның 14 маеннан РФ Хезмәт hәм социаль яклау министрлыгының №712н Приказы көченә керде. Аның нигезендә оешмалардан артык күчкән яки артык алынган иминиять взносларын, пеня, штрафларны кире кайтару яки зачет ясау буенча яңа бланк формалары кабул ителде. Ел башыннан производсвода травматизмны, профессиональ авыруларны кисәтү, бәхетсезлек чараларын финанслау тәртибенә үзгәрешләр кертелүен әйтеп узды. Хезмәтне саклау hәрвакыт Республика күләмендә барлык хезмәт бирүчеләрнен уртак проблемасы булды hәм шулай булып кала бирә. Бүгенге семинар оешмалар бу өлкәдә үз хокукларын hәм бурычларын тагын да ныграк белсен hәм барлык мөмкинлекләрдән файдалансыннар өчен оештырылды.
Филиалның травматизм бүлеге җитәкчесе Гатина И.С. производствода бәхетсезлекләр булдырмау чараларын финанслау тәртибенә кергән үзгәрешләр турында аңлатты. Фондның эш бирүчеләргә төрле экономик тәэсир итү чаралары булуын санап узды. Фонд эш бирүче оешмаларга еллык саналган взнос күләменең 20% ын производствода травматизмны киметү чараларына кулланырга мөмкинлеге булуы турында сөйләде. Быелга кадәр 9 төр чара каралган булса, ел башыннан, узгәрешләр нәтиҗәсендә тагын бер төр яна чара – аптечкалар алу мөмкинлеге булдырылды. Быелдан бу кагыйдәләр эшче саны 100 кешедән ким булган оешмаларга, ягъни кече бизнеска да кагыла. Социаль иминиять фондына әҗәтләре булмаган оешмалар агымдагы елның 1 августына кадәр мөрәҗәгать итә алалар. Соңгы елда бу төр мероприятиеләрдән файдалану өчен Фондка мөрәҗәгать итүче оешмалар саны кимегән. Моның төп сәбәбе – авыл хуҗалыгында эшләүче оешмаларның вакытында иминиять взносларын күчермәүләре.

Сарман районы буенча соңгы 3 елда хезмәт саклау шартларын үтәмәгән 3 оешманың иминиять тарифына автомат рәвештә 40% өстәмәләр билгеләнгән, ә 1 оешмага скидка бирелгән. Иминиять тарифына скидка алу өчен, хезмәт вакытында бәхетсезлек очраклары теркәлмәгән, социаль иминиять фондына взносларын вактында түләп барган оешмалар мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Ләкин оешмалар, нишләптер, бу мөмкинлектән дә файдаланырга ашыкмыйлар. Чыгышын йомгаклап, Ирина Сергевна, оешмаларның пассив булуын, вакытында тулы пакет документлар белән филиалга килмәүләрен әйтте.
Теманы дәвам итеп, «СанСервис» ҖЧҖ хезмәткәре Гиниятуллин А.А. эшче-хезмәткәрләрне индивидуаль саклану чаралары белән тәэмин итү, эш урыннарын аттестацияләү тәртибен, 2014 елдан бу өлкәдә үзгәрешләр кертелүен кыскача аңлатты.
Алга таба Филиалның Сарман районы буенча баш белгече Курбиева Н.З. көндәлек эш дәверендә еш бирелә торган сораулар-җавапларга тукталып китте.
Семинарның икенче өлешен районның Пенсия фонды җитәкчесе урынбасары Багманова Л.А. дәвам итте. Ул пенсия түләү системасындагы үзгәрешләр белән таныштырды.
Семинарны йомгаклап, Н.Курбиева семинарда чыгыш ясаучыларга hәм катнашучыларга рәхмәт әйтте, беренче яртыеллык тәмамланырга санаулы көннәр калуын, иминиять взносларын вакытында түләп, отчетларны вакытында тапшырырга hәм мөмкинлекләрдә чыгып, барлык иминиятьләүчеләргә дә отчетларны ЭЦП белән бирүгә күчәргә кирәклеген искәртте.
Семинарда оешма бухгалтерлары, техник куркынычсызлык инженерлары катнашты. Килүчеләргә буклетлар, информацияләр таратылды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International