ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин актер Нуриәхмәт Сафинга “Фидакарь хезмәт өчен” медален тапшырды

2016 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры актеры Нуриәхмәт Сафинга театр сәнгате үсешенә керткән зур өлеше һәм күпьеллык иҗат эшчәнлеге өчен “Фидакарь хезмәт өчен” медален тапшырды. Шул хактагы Указны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган.

Бүген 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Нуриәхмәт Сафин үзен хөрмәтләүләренә рәхмәт белдереп, моның бөтен коллектив уңышы булуын әйтеп узды.

Белешмә өчен. Нуриәхмәт Вәлиәхмәт улы Сафин 1946 елның 15 декабрендә Татарстан Республикасының Алексеевск районы Кыр Шонталасы авылында туа.

1966 елда Казан театр училищесын, 1983 елда – Октябрьнең 40-еллыгы исем. Башкорт дәүләт университетын тәмамлый.

Г. Кариев театрында 1987 елдан эшли.

Татарстан Республикасының атказанган артисты (1986 ел),

Татарстан Республикасының халык артисты (1994 ел),

Россиянең атказанган артисты (2007 ел),

Татарстан Республикасы Хөкүмәте ГРАНТының “Таяныч һәм авторитет” номинациясендә җиңүче (2009 ел.).

Татарстан Республикасы Театр Әһелләре Берлеге әгъзасы.

Г. Кариев театрына нигез салучыларның берсе. Театр-студияне ачу алдыннан башланган эзерлек эшләренә зур өлеш кертүче.

1946 елның 15 декабрендә Татарстан Республикасының Алексеевск районы Кыр Шонталасы авылында туа.

1966 елда Казан театр училищесын, 1983 елда – Октябрьнең 40-еллыгы исем. Башкорт дәүләт университетын тәмамлый.

Г. Кариев театрында 1987 елдан эшли.

Рольләре: Профессор Арсланов – “Намус хөкеме” (Д. Вәлиев), Хәмзин – “Сандугачлар килгән безгә” (И. Юзеев), Аучы – “Тозакка төшкән Аучы” (Н. Дәүли), Урман карчыгы – “Үги кыз” (Ә. Әхмәт), Моталлап – “Уеннан – уймак” (Ш. Зәйни), Һади Такташ –“Атылган йолдыз” (Ф. Бәйрәмова), Аю – “Кадерне белмәүче бурсык” (Н. Новосельская, Ә. Камал тәрҗ.), Җәгур – “Хыялдагы дөнья” (Ф. Галиев), Юлдаш – “Оят төне” (Б. Мукаев, Н. Сафин тәрҗ.), Президент фон Вальтер – “Мәкер һәм мәхәббәт” (Ф. Шиллер, Г. Шамуков тәрҗ.), Солтан Фатыйхов – “Кырларым-тугайларым” (Т. Миңнуллин), Энәбай – “Керпе малае дуслар эзли” (Р. Корбан), Кәрим бай – “Башмагым” (Т. Гыйззәт либреттосы, Җ. Фәйзи муз.; 1995 елда сәхнәләштерелгән), Лейтенант – “Тайгак кичү” (И. Салахов, Ф. Галиев инс.), Әхмәтҗан бабай – “Үп мине, Зәйтүнә!” (Н. Кәримова), Хәйрулла – “Яшен чаткысы” (Ш. Сарымсаков), Әхмәт – “Бер күрешү үзе бер гомер” (Ф. Яруллин), Федор, Лапшин – “Шау-шулы көн” (В. Розов, Ә. Хәйри тәрҗ.), Сәлимбай – “Помада мәсьәләсе” (И. Богданов), Кыш бабай – “Мисс Убырлы” (Ф. Галиев), Шакир – “Хуш, Хәйбуш!” (И. Юзеев), Офицер –“Кызлар-йолдызлар” (Ш. Рәкыйпов, Ф. Хәбибуллин инс.), Такыр баш – “Борын-борын заманда” (Аманулла), Рәхмәт бабай – “Шүрәлеләр ни атлы?” (Г. Гыйлманов), Кыш бабай – “Кар кызының бәхете” (Г. Гыйлманов), Оргон – “Тартюф” (Ж.-Б. Мольер, Н. Исәнбәт тәрҗ.), Дию Пәрие – Салыптаптар – “Гүзәл Аппаксылу” (Р. Сәгъди), Мыраутаң – “32-нче март” (Р. Садриев, М. Сафин), Алпамша – “Сак-Сок” (Р. Батулла), Ир – “Көзебезнең язы” (Тимерҗан), Ата – “Алмачуар” (Ф. Галиев), Шәехзаман – “Кыю кызлар” (Т. Гыйззәт), Капитан – “Сержант” (И. Сираҗи), Шайтан, Жандарм, Авыл агае, Доктор, Дию – “Печән базары” (Р. Әюпов), Король Лир – “Король Лир” (В. Шекспир, Н. Исәнбәт тәрҗ.), Сантьягоның әтисе, Мәлик Сәдәк, Бәллүр сатучы, Гаскәр башлыгы – “Алхимик” (Пауло Коэльо, Р. Батулла тәрҗ., Р. Әюпов һәм Ф. Янышева инс.), Йагъкуб – Йосыфның атасы – “Йосыф-Зөләйха” (Кол Гали, Н. Гайнетдин инс.), Социал – “Ничек миллионер булырга” (М. Гыйләҗев), Бәдри – “Галиябану” (М. Фәйзи), Зыя бай – “Башмагым” (Т. Гыйззәт либреттосы, Җ. Фәйзи муз.), Баптиста – “Тискәрегә – авызлык” (В. Шекспир; П. Мелкова, Зөлфәт тәрҗ.), Гарифулла – “Нигез ташлары” (Т.Миңнуллин), Дедал (Исхак) – «Казан ятиме» (Р.Зәйдулла), Кунакханә хуҗасы — «Артист» (Р.Зәйдулла).

Г. Кариев исемендәге театрда сәхнәләштергән әсәрләре:

“Сандугачлар килгән безгә” (И. Юзеев), “Кояш нуры” (А. Попеску, Р. Яппарова тәрҗ.), “Шүрәлеләр ни атлы?”, “Кар кызының бәхете” (Г. Гыйлманов).

Русчадан татарчага тәрҗемә ителгән пьеса:  “Оят төне” (Б. Мокаев).

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International