ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь 2018 ел.
чәршәмбе

2018 елның 12 декабрендә 12.00дән 20.00 сәгатькәчә, Россия Федерациясе Президенты поручениесе нигезендә, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия   гражданнарны кабул итү көне уздырыла


9
декабрь 2018 ел.
якшәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары музыка укытучысы Фаилә Минһаҗева җитәкчелегендә Федоровское картлар һәм инвалидлар интернат-йортында концерт белән чыгыш ясадылар. Балалар тавышлары тыңлаучыларның йөзләрендә елмаю, күзләрендә соклану уятты. Рус, татар, гарәп һәм чуаш телләрендә җырлар һәм биюләр яңгырады.  Ә Чара ахырында интернат-йортның иң актив кешеләре интернат-йортта үткәрелгән чараларда һәм дәресләрдә актив катнашкан өчен грамоталар белән бүләкләнде.
 

Инвалидлар декадасы кысаларында,  мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре, үзәк директоры Наталья Багавиева җитәкчелегендә Федоровское картлар һәм инвалидлар интернат-йортына булдылар.  Алар интернатта "Кышкы бизәкләр" темасына арт-терапия дәресе үткәрделәр.

Пыжмара авылында гомер итүче Мөнәвәрә Ишморат кызы Шакировага 9 декабрь көнне 90 яшь тулды.

                                                               

                                                                  

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне БМО Генераль ассамблеясы карары нигезендә 9 декабрьдә билгеләп үтелә . Дәүләт һәм җәмәгатьчелек игътибарын коррупция проблемаларына юнәлтү төп максат булып тора.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин республика халкын Ватан Геройлары көне белән котлады.

Хөрмәтле Саба районы халкы!

     Чын күңелдән Сезне Ватан Геройлары көне беләнкотлыйбыз һәм сугыш кырларында батырлыклар яки тынычтормышта ирешкән күренекле казанышлар югары дәүләтаерымлык билгеләренә лаек булган райондашларыбызгахөрмәт сүзләрен җиткерәбез. Бүген Ватан Геройлары көнебезнең тормышыбызга һәм йөрәкләребезгә нык керепкалды!

    Бу көнне без үткән һәм бүгенге геройлар башкарганбатырларга хөрмәт күрсәтәбез. Аларның батырлыгы һәмфидакарьлеге аркасында без киләчәккә ышаныч беләнкарый, илебез һәм аның тарихы белән горурлана алабыз! Бөек Ватан сугышының кырыс еллары үткән буыннаргааерым рәхмәт һәм соклану сүзләре җиткерәсебез килә. Сезбарыгыз да-аерым кешеләр. Сезнең ярдәм белән без яшибез, һәм киләчәк буыннарыбыз яшәячәк. 

    Әмма сугыш кырларында Ватанны саклаучыларгеройларыннан тыш, тыныч батырлыклар, үз хезмәтләреһәм таланты белән яраткан Ватанының данынарттыручылар да бар.

    Бу кешеләрнең тормышы-Ватанга тугрылык, туган илгәмәхәббәт рухында Яңа буын тәрбияләү өчен үрнәк.

     Һәм бүген, Ватан Геройлары көнен билгеләп үткәндә, әлеге исемгә лаек булган һәркем аның намус һәм абруена иябулуын чын күңелдән телибез. Безнең җирдә һәрвакыттынычлык һәм иминлек булсын! Барыгызга да бәхет һәмиминлек телим!

 

2018 елның 1 декабреннән боз шугалагында тимераякта шуу  һәркемгә дә ачык.

Шугалак түбәндәге расписание буенча эшләячәк:

Чәршәмбе, шимбә 19.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр;
Якшәмбе 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр һәм 19.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования