ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе

27 март көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре «Күңелләрнең ташыган мәле...» хәйрия концерты оештырдылар.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Саба районы Корсабаш авылында гражданнарны күчмә кабул итү булды


saby.tatarstan.ru

2009 нчы елда туган һәм аннан кечерәк яшүсмерләр арасында баскетбол буенча Саба муниципаль районы беренчелеге 

Тэги: Саба шәһәр җирлеге
saby.tatarstan.ru

28 мартта кичен, 29 мартта төнлә һәм көннең беренче яртысында Татарстан Республикасы территориясендә көтелә:

-28 мартта кичен ТР-ның көнчыгышында секундына 15 метр тизлектә җил, буран вакытында күз күреме 1-2 км кадәр начарлануы;

- 29 мартта төнлә һәм көннең беренче яртысында томан төшүе көтелә.


bavly.tatarstan.ru

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.


kukmor.tatarstan.ru

2024 ел башыннан 225 меңнән артык татарстанлы Социаль фонд хезмәтләреннән электрон форматта файдаланды

 

Татарстанда 225 420 кеше Социаль фонд хезмәтләрен электрон рәвештә алды, бу сан фонд күрсәтә торган хезмәтләрнең 95,4% ын тәшкил итә. Дәүләт хезмәтләре порталында фонд эшчәнлегенең барлык юнәлешләрен диярлек колачлаган йөздән артык сервис эшли. Бу пенсияләр, вакытлыча хезмәткә яраксызлык кәгазьләре, социаль түләүләр һәм балаларга пособиеләр, инвалидлыгы булган кешеләрне һәм өлкән яшьтәге гражданнарны тәрбияләгән өчен, хәрби хәрәкәтләрдән һәм радиациядән зарар күргән гаиләләргә ярдәм итү чаралары.

 

Татарстанлылар арасында Социаль фондның электрон рәвештә күрсәтелә торган иң актуаль хезмәтләр түбәндәгеләр:

- пенсияләрне билгеләү һәм түләү;

 - бердәм пособие билгеләү;

 - ана капиталы чаралары белән эш итү.

 

Моннан тыш, Дәүләт хезмәтләрендә булачак пенсионерларга үзләренең электрон хезмәт кенәгәләре һәм шәхси счет мәгълүматларын тикшерергә, пенсия тупланмаларыннан бер тапкыр түләү алуга гариза бирергә мөмкинлек бирүче сервислар тәкъдим ителгән.

 

Шулай ук инвалидлыгы булган гражданнар һәм аларның вәкилләре тернәкләндерүнең техник чараларын алуга гариза бирә һәм махсус урыннарда машина кую өчен автомобильләрен терки алалар.

 

«Фонд хезмәтләреннән нинди форматта файдаланырга икәнен  һәркем үзе  сайлый: гражданнар электрон вариантка өстенлек бирә яисә фондның яки күп функцияле үзәкнең клиент хезмәтенә көндез мөрәҗәгать итә алалар. Республикада клиентлар белән эшләү хезмәтләренең 50 дән артык офисы эшли. Моннан тыш,  контакт-үзәк операторы  көненә 100 дән артык шалтыратуга җавап бирә, һәм кайбер клиентларыбызның фондка шәхси мөрәҗәгате читтән торып - телефон шалтыратуы белән хәл ителә,»- дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

 

 Өстәмә мәгълүматны Социаль фонд бердәм контакт-үзәгенең 8 800 1-00000-1 телефоны номеры буенча алырга була (шалтырату бушлай).

 


styaberdin-kaybici.tatarstan.ru

Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренеш интенсивлыгы турында кисәтү

28 март кичендә, 29 март төнендә һәм көннең беренче яртысында Татарстан Республикасы территориясендә:

- 28 март кичендә ТР көнчыгышында 15 м / с кадәр җил, күрү мөмкинлеге 1-2 км кадәр начарланган буран;

- 29 март төнендә һәм көннең беренче яртысында томан (Казанда төнлә һәм иртән).


aznakayevo.tatarstan.ru

Киртәле мәдәният йортында «Пушкин картасы» Федераль проекты һәм «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» Федераль проекты кысаларында Киртәле укучылары өчен «Масленица-курчагы» мастер-классы узды.


tetushi.tatarstan.ru

27 март көнне Байраш авыл мәдәният йортында Халыкара театр көненә багышланган “Театр яктылыкка, нурга илтә” дигән тематик сәгать үтте.Балаларга бәйрәм тарихын сөйләделәр. Аннан соң Г.Камал пьесасы буенча куелган" Беренче театр" спектаклен яратып карадылар.

 


tetushi.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International