ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2024 ел
чәршәмбе

17 апрельдә Иске Җөри балалар бакчасында «ФГОС һәм ФОП ДО шартларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларны әхлакый-патриотик тәрбияләү» темасына район мәгариф учреждениесе тәрбиячеләре өчен семинар-киңәшмә узды.


tulachi.tatarstan.ru

Гаилә елы кысаларында  бүген 19 апрель көнне Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасы мәгариф бүлеге белән берлектә “Асылташлар” районкүләм бәйгесе узды. 


tulachi.tatarstan.ru

Агымдагы елнын 19 апрель конне АЖ «ТАТАВТОДОР» Арча филиалы Телэче юл тозэту участогында  булган   трактор, узйорешле  хэм тагылма техникаларга еллык техник карау уздырылды. Чарага 11 берэмлек техника куелган иде.

Хэрбер техниканын техник халэте, ут сундергеч хэм медицина аптечкалары булуы аерым тикшерелде. Э аларны йортучелэрнен тракторист-машинист таныклыгы хэм элеге тор техникага хокук биру таныклыклары тикшеру узды. Соныннан йортучелэр белэн элеге тор техниканы куркынычсыз куллану хакында энгэмэ уздырылды. Узган елда Татарстан Республикасы буенча үзйөрешле машиналар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелде.


tulachi.tatarstan.ru

        2024 елның 18 апрелендә Балаларны сәламәтләндерү-белем бирү (профильле) үзәге «Батыр» спорт комплексында 1-2 сыйныф, 3-4 сыйныф, 5-6 сыйныф, 7-8 сыйныф укучылары арасында бадминтон буенча Теләче муниципаль районының шәхси – команда турнирын үткәрде.


tulachi.tatarstan.ru

18 апрель көнне Айдар авыл китапханәсе «Хәтер сагында һәйкәлләр» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрде. Анда катнашучылар авылыбызда урнашкан Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә салынган һәм кулларына корал алып, туган илебезне саклаган бабаларыбызның исем-рухларын саклаучы һәйкәлләр, аларның тарихы турында белделәр. Китапханәче Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көненең килеп чыгышы белән таныштырды. Һәйкәлләрнең үзләренә карата хөрмәт һәм сакчыл мөнәсәбәт таләп итүен искә төшерде. Һәйкәлләрне халык үткәненә хатирә итеп салып калдыра. Алар авылым  урамына ямь биреп, үткән көннәрне искә төшереп торалар.


tulachi.tatarstan.ru

Халыкара һәйкәлләрне һәм тарихи урыннарны саклау көне 1984 нче елның 18 нче апреленнән башлап билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле датага багышлап төрле чаралар үткәрелә, һәйкәлләр, тарихи урыннар тәртипкә китерелә. 18 апрель көнне Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә дә һәйкәлләрне һәм тарихи урыннарны саклау көненә багышлап "Тарих битләрен җил ача" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды һәм аңа күзәтү ясалды.


tulachi.tatarstan.ru

Эбру сәнгате нидән гыйбарәт соң? Гади генә әйткәндә, махсус эбру буяулары белән суда рәсем ясауда. Әмма су да гади түгел, ул гевен үсемлеге сумаласыннан ясалган порошок белән куертыла. Суны дөрес итеп ясау да зур осталык сорый. Рәсем ясалып беткәч, су өстенә кәгазь салып, аны сак кына «тартып» чыгаралар. Рәсем кәгазьгә күчә, ә су чиста кала. Мондый гадәти булмаган мастер класс зур тырышлык һәм сабырлык таләп итә. Кунаклар “Эбру - матурлык дөньясы” исемле мастер класста катнашып, белгеч Нуртдинова Рәзинә Сәлимовна  җитәкчелегендә оригиналь, искиткеч матур рәсем ясауның бөтен процессын өйрәнделәр.


tulachi.tatarstan.ru

Хәтер кичәсе

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Казаклар авыл китапханәсендә "Авыл урамнары буйлап китап белән" дип исемләнгән акция узды. Китапханәче авыл урамнары һәм эш урыннары буйлап үтте. Китапханәгә язылмаган авыл халкын китапханәгә чакырды, шулай ук китапханәдә булган әдәбиятны рекламалап, китапханәгә кайткан яңа китаплар, газета - журналлар белән таныштырды. Китапханәгә күптән йөрмәгән кешеләрне китапханәдә булган әдәбият кызыксындырыр һәм алар китап укучы булып язылырлар.


tulachi.tatarstan.ru

Олы Кибәхуҗа авыл клубында Олы Кибәхуҗа балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар һәм аларның әти-әниләре катнашында зур театраль-концерт булып үтте. Быел бу концертны  2020 елдан башлап 4 нче елын куябыз. Тамаша халык белән шыгрым залда үтте.


tulachi.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International