ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2024 ел
чәршәмбе

Эбру сәнгате нидән гыйбарәт соң? Гади генә әйткәндә, махсус эбру буяулары белән суда рәсем ясауда. Әмма су да гади түгел, ул гевен үсемлеге сумаласыннан ясалган порошок белән куертыла. Суны дөрес итеп ясау да зур осталык сорый. Рәсем ясалып беткәч, су өстенә кәгазь салып, аны сак кына «тартып» чыгаралар. Рәсем кәгазьгә күчә, ә су чиста кала. Мондый гадәти булмаган мастер класс зур тырышлык һәм сабырлык таләп итә. Кунаклар “Эбру - матурлык дөньясы” исемле мастер класста катнашып, белгеч Нуртдинова Рәзинә Сәлимовна  җитәкчелегендә оригиналь, искиткеч матур рәсем ясауның бөтен процессын өйрәнделәр.


tulachi.tatarstan.ru

Хәтер кичәсе

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Казаклар авыл китапханәсендә "Авыл урамнары буйлап китап белән" дип исемләнгән акция узды. Китапханәче авыл урамнары һәм эш урыннары буйлап үтте. Китапханәгә язылмаган авыл халкын китапханәгә чакырды, шулай ук китапханәдә булган әдәбиятны рекламалап, китапханәгә кайткан яңа китаплар, газета - журналлар белән таныштырды. Китапханәгә күптән йөрмәгән кешеләрне китапханәдә булган әдәбият кызыксындырыр һәм алар китап укучы булып язылырлар.


tulachi.tatarstan.ru

Олы Кибәхуҗа авыл клубында Олы Кибәхуҗа балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар һәм аларның әти-әниләре катнашында зур театраль-концерт булып үтте. Быел бу концертны  2020 елдан башлап 4 нче елын куябыз. Тамаша халык белән шыгрым залда үтте.


tulachi.tatarstan.ru

Теләче муниципаль районы зона этабына 8 номинация буенча муниципаль этап җиңүчеләрен тәкъдим итте, шулай ук «Декоратив-кулланма эшләнмә», «Осталарның гаилә династиясе», Белоусовлар гаиләсе һәм «Иң яхшы күргәзмә экспозициясе» номинацияләрендә катнашты. Чарада гомуми белем бирү учреждениеләреннән һәм Балалар иҗат үзәгеннән 100 дән артык бала катнашты.


tulachi.tatarstan.ru

Бу тамаша яз көне кара жир күренә башлагач, каргалар килү хөрмәтенә үткәрелә торган бәйрәм. Шушы бәйрәмгә карты-яше, бала-чагасы - барысы да җыелды. Төрле ярмалардан зур казанда тәмле ботка пешерелде, бәйрәмебез кунаклары әлеге боткадан, кайнар коймактан, самовар чәеннән авыз иттеләр. Язның хәерле, иген-ашлыкның күп, дөньялар тыныч булуын теләп, калган ризык каргаларга сибелде. Чара концерт номерлары, төрле уеннар белән үрелеп барды. Эчтәлекле һәм күнелле узган  бәйрәм барысына да күтәренке кәеф бүләк итте.


tulachi.tatarstan.ru

Биредә Шармыш авылы тарихы, истәлекле урыннары турында китаплар һәм фотоматериаллар тәкъдим ителде, алар җирлекнең искиткеч матурлыгын һәм П. Г. Пятницкийның архитектура мирасын ача. Шулай ук күргәзмә белән кызыксынучылар  Теләче районыннан чыккан һәм районыбызда яшәп иҗат итүче язучыларыбызның һәм шагыйрьләребезнең биографияләре, иҗади юлы белән таныша ала. Әлеге әсәрләр татар халкы тарихы, туган якның матурлыгы, гореф-гадәтләре, көнкүреше  турында сөйли.


tulachi.tatarstan.ru

Дуслар, сезне бәйрәмдә көтеп калабыз.


tukay.tatarstan.ru

Татарстанда 225 420 кеше Социаль фонд хезмәтләрен электрон рәвештә алды, бу сан фонд күрсәтә торган хезмәтләрнең 95,4% ын тәшкил итә. Дәүләт хезмәтләре порталында фонд эшчәнлегенең барлык юнәлешләрен диярлек колачлаган йөздән артык сервис эшли. Бу пенсияләр, вакытлыча хезмәткә яраксызлык кәгазьләре, социаль түләүләр һәм балаларга пособиеләр, инвалидлыгы булган кешеләрне һәм өлкән яшьтәге гражданнарны тәрбияләгән өчен, хәрби хәрәкәтләрдән һәм радиациядән зарар күргән гаиләләргә ярдәм итү чаралары


aktanysh.tatarstan.ru

2024 елның 13,14 апрелендә Саба муниципаль районында гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында мәктәп волейбол лигасы Чемпионатының зона этабы узды. Ярышларда Саба, Әтнә, Балтач, Арча, Теләче, Кукмара, Питрәч, Биектау районнары командалары катнашты.


tulachi.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International