НОВОСТИ


1
августа 2022 г.
понедельник

Түбән Шытсу авылында яшәүче Габдрахманов Салих Габдрахман улы 1932 елның 23 июлендә дөньяга килә.

          Салих абый күп авырлыклар күреп үсә,  ул үсмер чорга кергәндә илгә афәт килә, сугыш башлана. 4 классны тәмамлауга Салих абый авыл агайлары белән  тубал киеп орлык чәчә, ат көтүе дә көтә, икешәр ат,  үгез җигеп сука да сукалый. “Әзрәк беләккә көч кергәч, атлар белән Явлаштаудан Иштуганга бүрәнә ташырга җибәрделәр, колхоз кушуы буенча биш ел шунда эшләдек”, дип искә ала ул.

        1957 елда Югары Шытсу  авылы кызы Нәсимә апага өйләнә.  Гаиләдә бер-бер артлы 4 бала дөньяга килә. Балаларына   үрнәк тәрбия  биргән Салих абый һәм Нәсимә апа.  Балалары тормышта үз урыннарын табып, төрле тармакларда тырышып хезмәт куялар.

     Салих абый бөтен гомерен туган ягына хезмәт итүгә багышлый.

 1954 елда комбайнчылар әзерләү курсларын укып кайтып, гомере буе техника иярли. Яшьтән карусыз, тырыш егет  колхозның алдынгы комбайнчысы була, күп бүләкләргә, мактау кәгазьләренә лаек була. Бер елны ул урып-җыюда 1 урын алган өчен “Иж-Юпитер” мотоциклы белән бүләкләнә. Лаеклы ялга чыккач та Салих абый күп еллар колхозда эшчәнлеген дәвам итә.

Салих абый  тыл һәм  хезмәт ветераны. Аның эш стажы- 49 ел. 

Бүгенге көндә кызы Рузия апа белән  бер-берләренә терәк, таяныч булып гомер кичерә.  Салих абыйның  6 оныгы 3 оныкчыгы бар.

 

Тәртипле, төпле акыллы,  һәркемгә рәхмәтле Салих абый күршеләр һәм авылдашлар белән яхшы мөгәлләмәдә, шуна  күрә аны  авылдашлар бик  хөрмәт итә.

Тэги: Нижнешитцинское СП
saby.tatarstan.ru

В Нижнешитцинкой ООШ продолжается работа по ремонту спортивного зала. Работу выполняет ООО "Ремонтстройсервис".

Тэги: Нижнешитцинское СП
saby.tatarstan.ru

В д.Елышево выполнена работа по вырубке деревьев представляющее серьезную опасность для жителей. 

Тэги: Нижнешитцинское СП
saby.tatarstan.ru

В Нижнешитцинском сельском поселении ведется работа по скашиванию травы. 

Тэги: Нижнешитцинское СП
saby.tatarstan.ru

Команда из Нижнешитцинкого сельского поселения активно приняла участие в Чемпионате района по пляжному волейболу среди мужских команд. 

Тэги: Нижнешитцинское СП
saby.tatarstan.ru

11
июля 2022 г.
понедельник

Елыш авыл чигендә иганәчеләр ярдәме белән юл догасы урнаштырылды. Юлларда исән-имин йөрергә язсын, юлга чыкканда догада булыйк. 

Тэги: Нижнешитцинское СП
saby.tatarstan.ru

Югары Шытсу мәдәният йортында, гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан мәдәни чара булып узды. Чарада 4 гаилә катнашып кызыклы сорауларга җаваплар бирделәр, шулай ук концерт номерлары тәкъдим ителде.

Тэги: Нижнешитцинское СП
saby.tatarstan.ru

Елыш авылында 10 июль көнне ел саен үткәрелеп килүче матур традициягә әйләнгән балалар өчен Сабантуй булып узды. Елыш авыл клубы, авыл халкы һәм иганәчеләр ярдәме белән үткәрелгән чарада кызыклы уеннар, концерт номерлары һәр баланың күңеленә хуш килде. Уеннарда катнашучыларга бүләкләр яхшы әзерләнгән иде. Иң зур буләк - кәҗә булды. Әлеге бүләк капчык сугышында җиңүчегә тапшырылды. 

Тэги: Нижнешитцинское СП
saby.tatarstan.ru

7
июля 2022 г.
четверг

В д.Елышево выполняется работа по ремонту каптажа родника. 

Тэги: Нижнешитцинское СП
saby.tatarstan.ru

Работа по ограждению территории кладбища в с.Верхние Шитцы завершена. Работу выполнил ООО ПМК-159 за счет самообложения граждан.

Тэги: Нижнешитцинское СП
saby.tatarstan.ru

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International