Казанда традицион сәнгать мәдәниятенең "Этномериада" Халыкара конкурс-фестивале узды

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

          2018 елның 6 октябрендә «Россия мәдәнияте» федераль максатчан программасы кысаларында Казан дәүләт мәдәният институтында традицион сәнгать мәдәниятнең «Этномериада» Халыкара конкурс-фестивале узды. Аның максаты традицион сәнгать мәдәниятен саклау һәм үстерү, шулай ук этносларның матди һәм матди булмаган мәдәни мирасын өйрәнү, саклау һәм пропагандалау белән шөгыльләнүче иҗади коллективларны, башкаручыларны һәм осталарны ачыклау һәм аларга ярдәм итү.
          Бәйгедә Иске Чәчкаб авылы мәдәният йортыннан "Ак калфак" фольклор коллективы (Кайбыч муниципаль районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамилә Әбләзова) катнашты. Коллектив II дәрәҗә лауреаты булды.

                  

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International