Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
ТР Муниципаль берәмлекләре порталы (Яңа)
ТР Муниципаль берәмлекләре порталы (Яңа)
рус
тат
Сорау бирү
ТР МБ Советы Ассоциациясе
Эшчәнлек
Яңалык
Җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге
Муниципаль берәмлекләр сайтларына керүчеләр саны статистикасы
Халык өчен коммуналь хезмәтләргә тарифлар
Муниципаль берәмлекләр
Шәһәр округлары
Муниципаль районнар
Җирле үзидарә
Җәмәгать
Сорау-җавап
Интернет кабул итү бүлмәсе
Контакт мәгълүматы
Үзәк китапханәдә Сөббух Рәфыйков исемендәге премия тапшыру тантанасы узды
2019 елның 15 июле, дүшәмбе
15 июльдә шәһәребезнең С.Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә Сөббух Рәфыйков исемендәге премия тапшыру тантанасы узды. Әлеге премия Зәй муници¬паль районы башлыгы карары нигезендә 2 елга бер мәртәбә милли мәдә¬ниятне (әдәбият һәм сәнгать, музыка, театр, декора-тив-гамәли, сынлы сәнгать) үстерүгә зур өлеш кер¬теп, җәмәгатьчелек тарафыннан танылган, әсәрлә¬ре, хезмәтләре үзенчәлекле автор стиле, яңалыгы, ка¬батланмаганлыгы белән аерылып торган эшләр өчен бирелә.Быел исә әлеге дәрәҗәле исемгә шәһәрдәшебез,җирле шагыйрә Н.С. Чепурная лаек булды. Китапханәдә Надежда Семеновнаның кул эшләреннән торган бай күргәзмә оештырылды. Чарада катнашкан районыбыз башлыгы Р.Г.Кәримов Н.Чепурнаяга диплом, сертификат һәм чәчәкләр тапшырды, ихлас теләкләрен җиткерде. Бәйрәм кичәсендә Илдар Гыйльметдинов, Әлфия Сираева, Флүрә Гыйниятова, Миләүшә Әгъләмова башкаруында яңгыраган җырлар ямь өстенә ямь өстәде.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз