Илленче еллар уртасында шәһәрне яңа урынга күчерү сәбәпле, бу мәктәп тә яңа урынга күчерелә. Аннары аны 5нче Куйбышев авыл хуҗалыгын механикалаштыру училищесы, соңрак – 73нче СПТУ, ПЛ-73 итеп үзгәртәләр. Ә өченче ел аның базасында тармак технологияләре техникумы ачылды.
Алтмыш елдан артык вакыт эчендә аның исеме генә үзгәреп калмады. Уку йортының һәм туган як тарихы музеенда үсешнең барлык баскычлары чагылдырылган. Төрле дәвердә уку йорты белән Николай Васильевич Назаров, Михаил Александрович Кривошеев, Иван Ефимович Непомнющий, Николай Васильевич Юнусов, Ленард Әскар улы Фәйзуллин, Морат Салих улы Фәритов җитәкчелек итте.