Әлмәт театры актрисасы Раушания Фәйзуллина Дамир Сираҗиев исемендәге театраль премиягә лаек булды

2013 елның 25 декабре, чәршәмбе
Камал театрында быел 15 нче тапкыр Дамир Сираҗиев исемендәге театраль премия тапшырылды.

“Җыен” фонды гамәлгә куйган бу бүләккә лаек булучылар арасында Әлмәт татар дәүләт драма театры актрисасы Раушания Фәйзуллина да бар. Премия театр сәнгатендәге казанышлары булганнарга 1999 елдан бирелә. Шушы вакыт эчендә аңа Татарстанның, Россиянең һәм чит илләрнең танылган театр әһелләре, атап әйткәндә дистәләгән режиссер, актер, драматург, сценограф һәм тәнкыйтьчеләр, җәмәгать эшлеклеләре лаек булды.

Дамир Сираҗиев - татар сәхнәсенең талантлы режиссеры, милли хәрәкәт активисты, сәясәтче, милли мәнфәгатьләр өчен акчасын кызганмаучы эшмәкәр иде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International