ЯҢАЛЫКЛАР


17
июнь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

17 нче июнь конне Саба район китапханәсе балалар китапханәсе белән берлектә «Шигърият дөньясының серләре” дип исемләнгән әдәби сәгать уздырды .Китапханәчеләр якташыбыз Ильмира Гыймаеваның һәм танылган балалар язучысы Рафис Корбанның тормышы, иҗаты белән таныштырдылар, күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплардан шигырьләр укыдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе)
saby.tatarstan.ru

2
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

1 июнь көнне «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты җиңүчеләре Казан шәһәренең «Әкият» курчак театрында бүләкләү тантанасында катнаштылар. Театр фойесында кунакларны клоуннар каршы алды. Җиңүчеләр өчен «Дөрес фикерләү» спектакле күрсәтелде.
 

Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе)
saby.tatarstan.ru

1
июнь, 2021 ел
сишәмбе

1 июнь Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан районыбызның мәдәният хезмәткәрләре  үзәк мәйданда “ Балачак” бәйрәме уздырды. Саба балалар сәнгать мәктәбенең  тынлы уен кораллары оркестры  “Әкияттә кунакта” парадын башлап җибәрде. Парад барышында катнашучылар үзләренең  велосипедларын, самокатларын, коляскаларын бизәп, әкият геройлары киемнәрен киеп, майдан уртасыннан уздылар. Әти-әниләр дә парадта балалары белән бергә катнашып, бәйрәмгә ямь өстәделәр. Районыбызның “Торнадо” командасы да читтә калмады. Алар үзләренең картинг машиналарында осталыкларын күрсәттеләр. Райондашларыбызны бәйрәм белән Саба муниципаль районы  башлыгы Минниханов Рәис Нургали улы котлады.  Парадта  катнашучылар барысы да бүләкләргә ия булдылар. Чара Аллаһияр һәм Хөснулла Валиуллиннар исемендәге сәнгать мәктәбенең җыр, биюләре белән үрелеп барды. Балалар өчен китапханәчеләр төрле  аланчыкларда мастер-класслар, уеннар оештырдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе)
saby.tatarstan.ru

28
май, 2021 ел
җомга

28 май көнне "Мишә дулкыннары" клубы язучылары, район китапханәчесе белән бергә, Эзмә авылында урнашкан "Иҗат" чишмәсенә сәяхәт кылдылар. Чишмә янында шагыйрәләр үзләренең яңа шигырьләрен укыдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе)
saby.tatarstan.ru

27
май, 2021 ел
пәнҗешәмбе

29 май - академик, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, филология фәннәре докторы, күренекле китап белгече, библиограф Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллинның  туган көне.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе)
saby.tatarstan.ru

25
май, 2021 ел
сишәмбе

25 май көнне Саба район балалар китапханәсе Туган якны өйрәнү музее белән берлектә, 1А сыйныф укучыларына (укытучы Заһидуллина Э.Р.) “Посади лес” – “Урман утыртыйк” экологик проект кысаларында “Гафэль” гаилә компаниясенә экологик экскурсия уздырдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе)
saby.tatarstan.ru

18
май, 2021 ел
сишәмбе

18 май көнне Саба район китапханәсендә, Халыкара музейлар көне уңаеннан, “Музейлар иле – хәзинәле дөнья” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәдә дөньядагы һәм илебездәге төрле шәһәрләр, андагы матур архитектуралы урыннар, бай хәзинәле музейлар турындагы китаплар тупланды. Көн дәвамында күргәзмә янында әңгәмә үткәрелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе)
saby.tatarstan.ru

17
май, 2021 ел
дүшәмбе
 Мингәр авылы китапханәчесе «Почитай мне» дип исемләнгән
кычкырып укулар үткәрде. Балалар ачык һавада яраткан әсәрләреннән
өзекләр укыдылар, әдәби әсәрләр буенча сорауларга җавап бирделәр,
әкиятләрнең исемнәрен чиштеләр, тылсымлы предметларны искә
төшерделәр. Катнашучылар бик күп уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф
алдылар.
Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе)
saby.tatarstan.ru

27
апрель, 2021 ел
сишәмбе
26 апрельдә без күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына - 135 ел тулуны билгеләп үтәбез. Татар әдәбиятын үстерү тарихында ул милли шигъриятнең нигезен салган һәм аның классик стилен тудырган бөек халык шагыйре буларак кереп калган.
   26 апрель көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре,  «Кояшкай»  балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен Габдулла Тукай иҗатына багышланган «Язлар белән безгә Тукай кайта»,  дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Чарада язучының биографиясе, аның балачак хәтирәләре, иҗаты турында сөйләнелде. Ә балалар, үз чиратында, танылган шагыйрьнең шигырьләрен сөйләп,  шигырьләрен сәхнәләштерделәр. Тантаналы чара Габдулла Тукайның «Туган тел»  шигырен күмәк башкару белән тәмамланды.
Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе)
saby.tatarstan.ru

19
апрель, 2021 ел
дүшәмбе
Югары Шытсу авыл китапханәсендә “Кызыклы китаплар белән сыйлыйбыз”
дигән китап күргәзмәсе оештырылган иде. “Меню”да китаплардан үзең
теләгән тәмле “десерт”ларны табарга була. Джоанна Линдсей, Бертрис
Смолл, Эмили Бронте, Даниэлла Стил кебек чит ил язучыларының әсәрләре
бер китап укучыны да битараф калдырмас.
Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе)
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International