Зәй муниципаль районы
Татарстанның көнчыгыш өлешендә, Казаннан 287 км ераклыкта урнашкан. Административ үзәге-Зәй шәһәре. Икътисадтан энергетика (Зәй ГРЭСЫ — Россиянең иң эре җылылык электр станцияләренең берсе), азык-төлек сәнәгате һәм авыл хуҗалыгы тора. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре бөртекле культуралар, шикәр чөгендере үстерү, сөт һәм ит җитештерү буенча махсуслашалар. Зәй шәһәрендә Шикәр заводы эшли. Район территориясе матур ландшафтлар белән характерлана, шактый өлешен урманнар һәм сулыклар, шул исәптән Зәй сусаклагычы алып тора.
Халык саны: 54,8 мең кеше
Мәйданы: 1861,1 кв. км