Муниципаль хокукый актлар ТР Юстиция министрлыгының язмача йомгаклау сүзеннән башка калырга мөмкин

2018 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы “Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актларының республика регистры турында” 2009 елның 9 февралендәге 14-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты әзерләде. Анда ведомствога керүче муниципаль хокукый актларга язмача йомгаклау сүзе төзүдән баш тарту күздә тотыла.
Бу турыда Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин ведомствоның йомгаклау коллегиясе утырышында хәбәр итте. Бүген Казан шәһәрендә булган бу утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашты.
Рөстәм Заһидуллин сүзләренә караганда Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлар республика регистрын оештыру һәм алып бару министрлыкның төп бурычларыннан санала. Бүген муниципаль регистрның тулылануы 2015 елга карата 150 процентка үсте, регистрга кертелергә тиеш булмаган актлар саны 4,5 мәртәбә кимеде.
Актлар санының үсүе министрлык хезмәткәрләренә эшне арттыра. Шуңа да ведомствода икеләтә эш башкарудан баш тартырга һәм муниципаль хокукый актларга тулысынча электрон йомгаклауга күчәргә планлаштыралар.
 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International