2018 елның 18 августы никах теркәү өчен иң матур һәм популяр датасы дип санала. Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә шимбә көнне 26 пар никахларын теркиячәкләр.
Күпсанлы мөрәҗәгатьләр белән бәйле рәвештә бу көнне ГХАТ идарәсе белгечләре кичке 20:00 гә кадәр эшлиячәкләр.