Яшь армиячеләр слеты

2018 елның 8 декабре, шимбә

«Юнармия» отрядының җирле бүлеге слетында кайбер актуаль мәсьәләләр каралды.
Слетта отряд җитәкчеләре, мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Елена Солодянкина, җирле бүлек штабы җитәкчесе Илһам Мидхәтов катнашты. Җирле бүлекнең узып бара торган елда башкарылган эшләре турындагы отчеты расланды, шулай ук штаб җитәкчесен яңадан сайлау, җирле бүлекнең 2019 елга эш планын раслау, «Юнармия»нең региональ бүлеге уздыра торган чираттан тыш слетына делегатлар күрсәтү белән бәйле мәсьәләләрне карадылар.
Гомуми тавыш бирү нәтиҗәләре буенча штабның җирле бүлеге җитәкчесе итеп П.А.Карпов исемендәге Болгар кадетлар мәктәп-интернат командир-тәрбиячесе Александр Кузовкин сайланды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International