ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

16 нчы сентябрьдә, Камай авылы китапханәсендә җырчы-сандугачыбыз Вафирә Гыйззәтуллинаның якты истәлегенә багышлап, көне буе аның видеоязмалары яңгырады, аңа багышланган фотоальбом һәм китаплар күпләрдә зур кызыксыну уятты.


mendeleevsk.tatarstan.ru

Шушы көннәрдә Лениногорскиның Үзәк китапханә хезмәткәрләре ачык һавада "Табигатьнең мәңгелек матурлыгы" дигән шигъри сәгать үткәрде.


leninogorsk.tatarstan.ru

“Укучының мәдәни көндәлеге” мәдәни – белем бирү проекты кысаларында, шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә 1-4 нче сыйныф укучылары өчен мәдәни көндәлекләр өләшенде.  

Шул уңайдан район балалар һәм 47 авыл китапханәсе китапханәчеләре башлангыч сыйныф укучылары өчен “Бердәм мәдәни дәрес” үткәрде. Электрон презентация ярдәмендә китапханәчеләр укучыларны республикабызның истәлекле урыннары белән якыннан таныштырды. Укучыларга  көндәлекне дөрес итеп тутыру һәм саклау тәртибе, аны һәрдаим куллану, көндәлек битендә бирелгән биремнәрне эшләп бару хакында тулы мәгълүмат бирелде. Татарстаныбыз мәдәнияте, аның халкының тарихи үткәне һәм бүгенгесе белән балаларны  таныштыруны максат итеп куйган әлеге проект, балаларда гына түгел, китапханәчеләрдә дә зур кызыксыну уятты.

 



kukmor.tatarstan.ru

Әлеге чара барышында уен-көлке, җыр-бию тынып тормады.Иң хөрмәтле гаиләләр, озак яшәүчеләр хөрмәтләнде, аларга бүләкләр тапшырылды.


almetyevsk.tatarstan.ru

15 нче сентябрьдә Тойгуҗа авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә күренекле татар драматургы, актёр, режиссёр, хикәяләр язучы Кәрим Тинчуринның  тууына 130 ел тулу уңаеннан әдәби кичә үткәрелде.


mendeleevsk.tatarstan.ru

17 се көнне калабызның биш мәйданында "Яшел фитнес" күнегүләр уздырды.


almetyevsk.tatarstan.ru
Бүген Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев Зәй шәһәрендә яшәүче сугыш ветераны Казанкина Любовь Федоровнаны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Чарада автоклуб хезмәткәрләре дә катнашты.

zainsk.tatarstan.ru

27-28 сентябрьдә Болгар ислам академиясендә мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәренең V Халыкара форумы узачак. Әлеге чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәте Болгар ислам академиясе, Россия ислам институты һәм Казан федераль университеты белән бергәлектә оештыра. Форумда дәрәҗәле, зур кунаклар – Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Болгар ислам академиясе президенты Камил Исхаков, Татарстан мөфтие урынбасары, Болгар ислам академиясе ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин һәм башка танылган дәүләт, дин һәм фән эшлеклеләре катнашачак. Болгарда узачак форумга барлыгы башлангыч, урта һәм югары мөселман мәгариф оешмаларыннан өч йөздән артык мөгаллим киләчәк.


spasskiy.tatarstan.ru

16 сентябрь көнне Баланлы авыл мәдәният йортында "Без терроризмга каршы" дип исемләнгән тематик дискотека булып узды. 


muslumovo.tatarstan.ru

30 нчы сентябрьдә ЮгарЫ Осланның үзәк мәйданында өлкән яшьтәгеләр декадасына багышланган ярминкә булачак.


verhniy-uslon.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International