ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

  Татарстан Республикасы “SаMоSтоятельные дети” “Балалар” SMSпрограммасы кысаларында Теләнче- Тамак мәктәбенең"Бумеранг"командасы Яр Чаллы шәһәрендә "Елмаю бүләк ит!" акциясе уздырды   .


tukay.tatarstan.ru

15 сентябрь көнне Алабирде авылы китапханәсендә “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында башлангыч сыйныф укучылары өчен “Татарстанның мәдәни дөньясы” дип исемләнгән мәдәният дәресе үткәрелде


tetushi.tatarstan.ru

Беренче утырыш 19 сентябрь көнне узачак


bugulma.tatarstan.ru

2017елның 1 декабрендә үткән ел өчен милек салымы вакыты җитәчәк. Бу уңайдан салым инспекциясе аңлату эшләре алып бара.


leninogorsk.tatarstan.ru

Татарстан Республикасы Президенты, Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган проект кысаларында, районыбызның башлангыч сыйныф укучылары өчен “Мәдәни көндәлек” тапшыру тантанасы узды. Проектның максаты - яшь буын аңында мәдәни кыйммәтләр һәм рухи байлык формалаштырырга ярдәм итү, балаларны төп мәдәни вакыйгалар, республиканың мәдәният учреждениеләре белән таныштыру. 15 сентябрь көнне, республика буенча Бердәм мәдәни дәрес үткәрелде. Районыбыздагы башлангыч сыйныфларда белем алучы 1598 балага мәдәни көндәлекләр тапшырылды. Сарман район китапханәләрендә башлангыч сыйныф укучылары өчен төрле чаралар уздырып, балаларга мәдәни көндәлек турында сөйләделәр. Бу көнне үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре дә укучылар өчен истә калырлык бәйрәм үткәрделәр. Әлеге чара презентация белән үрелеп барды, балалар өчен бик кызыклы һәм мавыктыргыч бәйрәм, башлангыч сыйныф укучыларына “әле генә табадан төшкән” “Мәдәни көндәлек”ләр тапшыру белән тәмамланды.


sarmanovo.tatarstan.ru
15 сентябрь көнне Карадуган гимназиясенең 4 сыйныф укучылары өчен "Укучының мәдәни көндәлеге" мәдәни белем бирү проекты кысаларында Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил музейларында музей дәресе үткәрелде.  

baltasi.tatarstan.ru

  “Югарыга!” республика конкурсы старт алды


tukay.tatarstan.ru

18 сентябрьдән 27 сентябрьгә кадәр "2017-2019 елларда Әлмәт муниципаль районында кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше муниципаль программасын раслау турында" Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты карары проектын җайга салу гамәлләренә бәя бирү буенча консультацияләр уздырылачак.


almetyevsk.tatarstan.ru

“Финанситлар көне” Район һәм шәһәр Казначейлык департаменты территориаль бүлекчәсе республика финанслар министрлыгының  Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.


leninogorsk.tatarstan.ru

16 сентябрьдә Арчада Бөтенроссия йөгерү көне уңаеннан “Милләтләр кроссы-2017” булып узды. Йөгерү чарасында районның мәктәпләре, урта-хөнәри уку йортлары һәм оешма-предприятияләреннән барлыгы 1497 кеше катнашты.


arsk.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International