ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Төбәк авыл клубында волонтер хатын-кызлар Махсус хәрби операция зонасы өчен 4 көн эчендә 3 маскировка челтәре әзерләделәр.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Олы Кибәче авыл җирлегендә "Хәтер бакчасы" акциясе кысаларында 30 төп чыршы һәм нарат кәлшәсе утыртылды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8
май, 2024 ел
чәршәмбе

Олы Кибәче авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган тантаналы митинг булды. Митинг ахырында Олы Кибәче авыл җирлегендәге барлык учреждение, оешма җитәкчеләре һәйкәл-обелискларга веноклар һәм чәчәкләр куйдылар.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

6
май, 2024 ел
дүшәмбе

Олы Кибәче урта мәктәбе укучылары "Хәтер бакчасы" акциясенә кушылды. Алар мәктәп стадионына 30 төп миләш утыртты.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Олы Кибәче урта мәктәбе укучылары "Беренчеләр хәрәкәте" җитәкчелегендә "Гергий тасмасы" акциясенә кушылды. Алар георгий тасмаларын Бөек Ватан сугышы ветераннарының чардуганнарына бәйләделәр. Һәр кабер янында сугыш ветераннарын бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

27
апрель, 2024 ел
шимбә

Һәр елны Бөек Җиңү көне алдыннан Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарын тәбрикләү оештырыла. Шул уңайдан бүген Олы Кибәче авыл җирлегендә яшәүче тыл ветераннарын Саба РЭС начальнигы Р.Ш. Якупов, авыл җирлеге башлыгы А.К.Сафин, Олы Кибәче урта мәктәбе киңәшчесе Г.И. Шәрипова һәм Беренчеләр хәрәкәте әгъзалары котлады.Алар ветераннарга РФ Президенты В.В.Путинның, ТР Рәисе Р.Н. Миңнехановның, Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнехановның котлау открыткаларын, бүләк тартмаларын тапшырдылар һәм ветераннарга иң изге, җылы, матур теләкләрен җиткерделәр. Кызганычка каршы, ветераннарыбыз елдан-ел кими бара. Аларга киләчәктә ныклы саулык, бәхет, шатлык -куанычлар, озын гомер теләп калабыз һәм Бөек Ватан сугышы елларында башкарган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

26 апрель көнне татар халкының бөек шагыйре Г.тукайның туган көне билгеләп үтелә.Аның әсәрләре балаларны туган як табигатенең матурлыгына сокланырга, мәрхәмәтле, кыю булырга өйрәтә. Бу көнне Олы Кибәче урта мәктәбендә , шагыйрьнең тууына 138 ел тулуга багышлап, "Язлардан аерып булмый Тукайны" дип исемләнгән әдәби-музыкаль чара булды. Балалар презентация ярдәмендә әдипнең биографиясе белән таныштылар, күргәзмәгә куелган китапларын карадылар. Тукайның шигырьләрен образларга кереп яттан сөйләделәр. Чара азагында бергәләшеп, татар халкының гимнына әверелгән "Туган тел" җырын башкардылар. Чараны оештыручылар мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гафиятова Ә.Ф. һәм Сафина С.З, китапханәче Бәшәрова И.Р.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

22
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

Шимбә көнне Олы Кибәче авыл җирлегендәге оешмаларда һәм шәхси хуҗалыкларда өмәләр оештырылды. Һәр оешма һәм хуҗалык үз биләмәләрен тәртипкә китерде.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Узган ялларда Олы Кибәче авыл җирлегендә зиратларны тәртипкә китерү буенча өмәләр оештырылды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

19
апрель, 2024 ел
җомга

Төбәк авылында Ленин урамы, 63 йорт адресы буенча "Авыл җирлеге территорияләрен комплекслы үстерү" программасы кысаларында 80/20 йорт төзелә башлады. Эшне ИП Нәбиуллин И.Ф. оешмасы башкара. Бүгенге көндә йортка нигез салына. Әлеге программа авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрнең торак шартларын яхшырту өчен каралган.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International