«Эх, Әтнәдә дә бассейн булса иде», – дип хыялланучыларны куандырырга ашыгабыз. Булачак! Һәм инде киләсе елның язына ук ачылыр дип көтелә.
2018 елда Татарстанның барлык район үзәкләрендә бассейннар булдырылачак. Бу хакта инде җәй көне үк физкультура, спорт һәм яшьләр эшләре буенча Дума комитеты вәкилләре белән очрашуда республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов белдергән иде. “Татарстанда спорт өлкәсен киңәйтү, спорт объектлары төзелешен үстерү кысаларында инде киләсе елга ук бассейны булмаган бер район үзәге дә калмаячак. Шулай ук республикада универсаль спорт мәйданчыкларын төзү дәвам итә. Кышкы чорда файдалану өчен чаңгы базалары да төзелә”, – дигән иде ул чакта Президент.
Әйткән сүз – аткан ук, диләр безнең татарда. Җитәкчеләр әйткән икән, димәк, шулай булачак та. Озак көттерми Әтнә үзәгендә дә бассейн төзелеше башланды. Ул Олы Әтнә мәктәбе янында урнашачак. Җәй башында биредә эш башланган иде инде. Башта территорияне әзерләделәр. Чистарттылар, тирә-ягын койма белән әйләндереп алдылар. Соңрак бассейн төзү эшләре башланып китте. Бүгенге көндә биредә кызу эш кайный. Бассейн эшләүчеләр көнне-төнгә ялгап хезмәт куя дисәм дә, ялгышмам. Обьектка теләсә-кем кереп тә йөри алмый, капка төбендә – сакчы. Әлегә монда басейнның фундаменты салына, җир асты эшләре башкарыла. Төзелешнең мәйданы 1384,55 квадрат метрны тәшкил итә. Бинаның габарит размерлары исә 42гә 30 метрга тәңгәл. Зурлар өчен аерым, балалар өчен аерым бассейннар булачак. Зурларныкы 25кә 8,5 метр булса, балаларныкы 10га 6 метр булыр дип көтелә. Әлеге спорт обьектының төп максаты – район масштабында су спорты төрләре буенча бәйгеләр үткәрү, ритмик гимнастика белән шөгыльләнү мөмкинлеге булдыру һәм гомумән, физик әзерлекне үстерү. Төзелеш эшләрен махсус специальләшкән оешма башкара. Март аена инде бассейн кулланылышка тапшырылыр дип көтелә. “Район үзәгендә бассейн булу районыбыз халкына зур мөмкинлекләр ача. Йөзү кебек спорт төре сәламәтлек өчен бик файдалы булса, яшьләрнең, балаларның биредә шөгыльләнүе – вакытны бушка сарыф итүгә, кирәкмәгән нәрсәләр белән кызыксынуга киртә булып торачак”, – дип үз фикерләре белән уртаклашты бу хакта яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рамил Шәйхиев.
Татарстанда барлыгы 1,5 миллион кеше спорт белән шөгыльләнә. Бу якынча 41,5 процентка тиң. Спорт обьектлары исә – 10588. Яшьләр эше һәм спорт бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, районыбызда физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнүчеләр саны барлык халыкның 68 процентын тәшкил итә. Районда яшәүче халыкның күп өлешен пенсия яшендәгеләр тәшкил итүен дә әйтсәк, бу бик зур сан, минемчә. 25ләп спорт обьекты эшләп килүе дә куанычлы хәл. Аларның тагын бер обьектка артуы, һәм бу обьектның халык тарафыннан көтеп алынган бассейн булуы тагын да куандыра. Игелеген күрергә язсын.