10 февраль көне Олы Карамал авылы китапханәсендә авылыбызның иң күренекле шәхесләрдән булган классик язучы И.Газинең тууына 105 ел уңаеннан “Гомер буе үзе булып калган” диеп исемләнгән әдәби- музыкаль кичә тормыш һәм иҗат юлына багышланды. Катлаулы тормыш мәктәбенен үткән, татар әдәбиятын үстерү юлында армый – талмый эшләгән һәм онытылмаслык халыкчан әсәрләр биргән язучыларыбыз арасында И.Гази исеме зур урын алып тора.
Кичәдә Ибраһим Газиның “Безнең авыл” хикәясеннән, “Онытылмас еллар” әсәреннән, “Улым” дип аталган парчасыннан, “Малайлыкта кунакта” автобиографик повестҗтеннан өзекләр укылды. Шулай ук мәктәп укучылары Айрат Мөхәммәдшин, Рәзинә Фәхретдинова, Илинә Зәйнуллина, Илфар Гыйбадуллин башкаруында туган як турында җырлар һәм шигырьләр кичәгә ямь өстәде.
Кичәбезнең кунаклары Миндил абый, Динә апа, Сания апа, Нния апа, Наҗия апа һәм башкалар И.Гази турында истәлекләр сөйләделәр. И.Гази исеме киләчәктә дә авылдашлары күңелендә изге мирас булып сакланыр.
Олы Карамал мәктәп- бакчаның кече тәрбиячесе Әминә Зәйнуллина