10 МАРТ - Ринат Рахматуллин концертына рәхим итегез!

10 марта 2012 г., суббота
Буа районы Түбән Наратбаш авылыннан ул. Туган көне 15 июльдә. Бик күп еллар тамада булып йөргән, якташлары аны Буа сатиры театрыннан да яхшы таный. Гомумән, зур сәхнәгә чыкканчы да иҗатка якын кеше булган. Әмма татар эстрадасына бары 40тан узгач кына килде, шундук танылып та алды. Бу бернинди дә могъҗиза да, тылсым да түгел, ди үзе Ринат абый. Чөнки унбиш яшендә үк беренче җырын язган һәм шуннан башлап нигә минем җырларымны эстрада йолдызлары башкармый, нигә җырларымны тыңламыйлар икән дигән борчу белән, минем җырларым да халык күңеленә керсен иде дип хыялланып яши башлый. Әлбәттә инде иҗат итүеннән туктатып тормый. Хәтта сабыйларга кадәр яттан белгән хит җыры “Тукта яңгыр” да 1995 елда ук иҗат ителгән булган. Ә бүгенге көнгә аның 120ләп җыры бар. Ул үзен алынган эшен җиренә җиткерә торган, башкарып чыкмыйча тынычлана алмас тынгысыз җан ди. Тормыш девизы да “Алга! Алга!” дигән. Шуңадыр да иҗаты да бик әзерлекле, сыйфатлы, гөрләп тора аның. Затлы “алтын барс” премиясе иясе! Бүген Ринат Рахматуллинның җырларын тыңлап бииләр дә, шатланалар да, моңсуланып елыйлар да. Ә бу инде җыр кеше күңеленә үтеп кергән дигән сүз. Автор-башкаручы Ринат Рахматуллинның балалык хыялы тормышка ашкан.Җырчы көне-төне юлды, Буа белән Казан арасыннан кайтып та керми. Әле тагын гастрольләрдә еш йөри һәм бүген ул безгә Мөслимгә яңа концерт номерлары белән килде. Концертка рәхим итегез! Башлана 19 сәг.
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International