Олы Шыңар авыл китапханәсендә "Могҗизалар кыры" уены

16 апреля 2012 г., понедельник
12 апрель көнне Олы Шыңар авыл китапханәсендә Космонавтика көне уңаеннан "Могҗизалар кыры" уены үткәрелде. Укучылар космонавтика көненең тарихы,галәмгә беренче очучы космонавтлар белән таныштырылды. Китапханәче космонавтикага нигез салучы: Королев,Циолковский ,космоска очкан этләр Белка,Стрелка,кояш тирәли әйләнеп йөрүче планетаның Сатурн икәнлеге һәм бүгенге көндә "МИР" космик станциясеннән космик ракеталарның очыш ясаулары турында күп мәгълүматлар бирде. Балалар Космановтика көненә багышлап шигырьләр сөйләделәр, рәсемнәр ясадылар. "Син галәмне беләсеңме" дип аталган башваткыч чиштеләр. Бәйрәмдә катнашкан һәрбер балага истәлекле бүләк тапшырылды.
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International