Бер гаиләдән өч солдат!

26 февраля 2011 г., суббота

Бүгенге көн яшьләре ватанпәрвәрлек хисләренә нинди мөнәсәбәттә?! Андый хис бармы аларда?! Бәйрәм алдыннан шул сорау күңел кылларын борчып йөргән көннәрдә тынычландырырдай һәм нык җавап таба алдым. Бар икән!  Ватанны саклардай егетләребез арабызда бар һәм булачак. Бала күңеленә ватанпәрвәрлек хисен дөрес итеп салу, аны үстерү мөһим. Ә моңа исә, беренче чиратта, гаилә тәрбиясе йогынты ясый. Усмановлар гаиләсе белән танышкач, мин моңа янәдән инандым. Максабаш авылында гомер кичерүче Румзия һәм Фәрит Усмановларның бүгенге көндә өч уллары хәрби хезмәттә, Россия армиясе сафларында.

Әйе, ышанырлык та түгел, гаиләдә бер солдат булу да сирәк күренеш булган вакытта, гаиләдә берьюлы өч бала солдатта булсын әле! Афәрин, бүтән сүз юк бу гаиләгә. Даими хәбәрчебез Тәнзилә Шәрәфиева редакциягә бу гаилә турында хат юллагач, бик гаҗәпләндек. Ә аннан, өч солдат тәрбияләгән Румзия апа һәм Фәрит абый белән үзебез сөйләшергә булдык.

Фәрит һәм Румзия икесе дә Максабаш авылыннан. 1985 елда өйләнешеп, Казан шәһәрендә яши башлыйлар. Ә 1990 елда авылга кайтырга ниятлиләр. Усмановлар гаиләсендә 7 бала тәрбияләнә – Руфия, Фәнис, Фаил, Фәһим, Фәндәс, Рәзинә, Рания... Барысы да уңган-булган, сәләтлеләр. Ни кызык, барысы да менә дигән җырчылар алар. Авылның бер генә бәйрәме дә Усмановлар гаиләсеннән башка узмый. “Кайбер ата-аналар бер-ике баланы да аякка бастырырга көч таба алмаган заманда сезнең ничек җиде бала табырга батырлыгыгыз җитте?”– дип кызыксынам. Гаилә башлыгы: “Һәр бала үз бәхете белән туа. Шушы көнгә кадәр, авыр булса да, җитеш яшәдек, Аллага шөкер. Аллаһ Тәгалә җан биргәнгә, юнь бирә ул”, - дип җавап кайтарды. Тик ята торган гаилә түгел бу, гаилә өчен барысы да җиң сызганып тырыша. 2000нче елда өр-яңа йорт салып чыгалар. 

Гаиләдәге дүрт малайның өчесе бүгенге көндә хәрби хезмәттә. Чита шәһәрендә хезмәт итүче Фәһим, Алла боерса, яз айларында туган якка кайтачак. Ике уллары быел, көзге чакырылышта армиягә киткән. Юк, алар игезәкләр түгел. Фәнис югары уку йортын тәмамлагач, ә Фаил югары уку йортының өченче курсында белем алган җиреннән армиягә алына. Фәнис бүгенге көндә Йошкар-Олада, Фаил – Самарада. Алай гына да түгел, бүгенге көндә Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең унберенче сыйныфында белем алучы  дүртенче уллары – Фәндәс тә көзге чакырылышта армиягә китәргә җыена. 

“Безнең гаиләдә армиядән алып калу дигән нәрсә бөтенләй юк. Бүгенге көндә улларыбыз, Аллага шөкер, исән-сау хезмәт итеп яталар. Гомерең бетсә, армиягә баруга гына карамый инде ул. Сабыйларымны Аллаһ Тәгалә ярдәменнән ташламасын. Хатларында гел “хәлләребез бик яхшы”, дип язып, безне сөендереп торалар. Алардан хат алган көн безнең гаилә өчен зур бәйрәм. Әле менә өчесе дә әтиләре һәм энеләрен бәйрәм белән котлап хат язган. Фәнис мине дә якынлашып килүче 8 Март белән котлап, шигырь юллары язган:

”Сәлам сиңа, әнием, ерак-ерак җирләрдән,

Сәлам сиңа күңелем түреннән.

Бала чакларымда кысып кочагыңа,

Сөйгән улларыңның берсеннән...” – дип сөенеп сөйләде безгә Румзия ханым.

Бу ата-ананың көчле рухына чын күңелдән сокландым. Әнә шул ата-ана бар балаларын да илебезнең мәгърур лачыннары, горур сакчылары итеп үстергән. Усмановларга гына түгел, бу язма аша чын Ватан сакчыларын тәрбияләп үстергән ата-аналарга рәхмәт әйтәсе, бүгенге көндә хәрби хезмәттәге егетләргә исән-сау әйләнеп кайтуларын, илебезне сакларга әзер ир-атларны һәм егетләрне, булачак солдатларны котлыйсы килә. Узган бәйрәмнәр белән!

 

Рәфилә Салихова

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International