Раштуа бәйрәме белән!

Хөрмәтле православие динен тотучылар!

Сезне чын күңелдән Раштуа бәйрәме белән котлыйм. Раштуа бәйрәме күп гасырлар буена миллионлаган кешенең йортына зур шатлык китерә, сүнмәс ышаныч яктылыгы бүләк итә, йөрәкләргә мәхәббәт иңдерә һәм изгелеккә чакыра. Ул шәфкатьлелеккә өнди, киләчәккә ышанычны ныгыта. Зәйлеләр, христиан диненең иң яхшы традицияләренә тугры калып, тормышыбыздагы югары-әхлакый кыйммәтләрне ныгытуда әһәмиятле роль уйный, җирдә тынычлык, татулык хакына тугры хезмәт итү, дин тотучыларның үзара бердәмлеген көчәйтү мәсьәләләрен хәл итүдә актив катнаша. Алга таба да христиан динен тотучы райондашларыбыз күпмилләтле халыкның бай мирасын үстерүгә, милләтара, динара элемтәләрне, дуслык-татулыкны ныгытуга үз өлешен кертер дип ышанам. Раштуа безнең гаиләләребезгә иң кыйммәтле бүләкләр – туганнар һәм дуслар аралашу шатлыгы, балаларның шат авазын, иң кадерле һәм якын кешеләребезнең игътибарын һәм кайгыртуын алып килсен. Сезгә ихластан ныклы сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек телим!

Разиф Кәримов, район башлыгы.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International