Хөрмәтле зәйлеләр, Россия армиясе һәм флоты хәрбиләре, запастагы рядовойлар һәм офицерлар, Бөек Ватан сугышы һәм Кораллы Көчләр ветераннары!
Сезне чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм.
Безнең һәрберебезнең үз мәктәбе бар. Ләкин хәрби хәрәкәтләр яки армия хезмәте мәктәбе үткәннәр өчен бу бәйрәм аеруча зур әһәмияткә ия. Алар Ватанга хезмәт итәргә, теләсә кайсы вакытта аны сакларга әзер булырга ант итә.
Данлы тарихыбызның барлык этапларында Ватан сакчылары илебезнең бөтенлеген һәм намусын фидакарьләрчә кайгырткан. Шунлыктан бу бәйрәм көнендә без Ватан өчен башларын салган җиңүчеләр буынының үлмәс батырлыгын зур горурлык белән искә алабыз, исәннәргә кадер-хөрмәт күрсәтергә тырышабыз.
Дөньяда зур тизлек белән үзгәрешләр бара, ләкин безнең тормышта үз әһәмиятен саклап кына калмаган, тагын да көчлерәк яңгыраш алган кыйммәтләр бар. Болар – Ватанга, аның халкына мәхәббәт, гражданлык һәм хәрби бурычка тугрылык, тарихыбызга сакчыл мөнәсәбәт. Безнең һәрберебез халкыбызның тарихи кыйммәтләрен актарып, аны каралтырга, милләтчелек, фашизм идеологияләренең яңа дулкынын кузгатырга теләүче көчләргә каршы торырга әзер булырга тиеш.
Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре, хәрби-интернацоналистлар, запастагы солдатлар һәм офицерларга мөрәҗәгать итеп, аларга данлы хезмәт һәм хәрби традицияләрне сак-лау буенча алып барган эшләре өчен рәхмәт белдерәм. Сез яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү буенча үзегездән зур өлеш кертәсез! Яшьләр әти-бабаларыбыз традицияләрен лаеклы дәвам итүчеләр булыр дип ышанам.
Батырлар һәм кыюлар бәйрәме һәрчак якты, тыныч булсын. Сезнең барыгызга да сәламәтлек, иминлек, бәхет, аяз күк йөзе телим.
Разиф Кәримов, муниципаль район башлыгы.