Буа муниципаль районы

Буа муниципаль районы

Республиканың көньяк-көнбатышында, Казаннан 137 км ераклыкта урнашкан. Административ үзәге-Буа шәһәре. Икътисад авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгатеннән тора. Район республиканың алдынгы авыл хуҗалыгы районнарының берсе булып тора, бөртекле культуралар, шикәр чөгендере үстерү, сөт һәм ит җитештерү буенча махсуслашкан. Буа шәһәрендә Идел буенда иң эре шикәр заводы эшли. Шулай ук эшкәртү сәнәгате дә алга киткән. Район территориясендә XIX гасыр архитектура һәйкәлләре, шул исәптән чиркәү һәм мәчетләр сакланып калган.

 

Халкы: 43,5 мең кеше

Мәйданы: 1543,6 кв. км

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International