Чирмешән муниципаль районы
Татарстанның көньягында, Казаннан 251 км ераклыкта урнашкан. Административ үзәге-Чирмешән авылы. Икътисады нефть чыгаруга һәм авыл хуҗалыгына нигезләнгән. Район территориясендә нефть чыгару "Татнефть" ГАҖ предприятиеләре һәм кече нефть компанияләре тарафыннан алып барыла. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре бөртекле культуралар үстерү, сөт һәм ит җитештерү буенча махсуслашалар. Район территориясе тигезлек рельефы, уңдырышлы кара туфрак белән характерлана. Район территориясендә татарлар, руслар, чуашлар, мордвалар яши, бу уникаль күпмилләтле мәдәният тудыра.
Халкы: 19,1 мең кеше
Мәйданы: 1364,3 кв. км.