Тәҗрибә туплау ниятеннән Татарстанда 3 сентябрьдән 8-енә кадәр Абхазиянең дәүләт hәм муниципаль хезмәткәрләре кунак итә.
Бүген алар “Татарстан республкасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясендә дә булдылар. Делегация составында Абхазия республикасының икътисад министрлыгы каршындагы “Дәүләт инвестиция агентлыгы» дәүләт учреждениесенең директор урынбасары Симон Агрба, икътисад министрлыгының инвестицияләр программалары бүлеге башлыгы Анжелика Вартикян, шул ук министрлыкның тышкы элемтәләр hәм инвесттицияләр бүлеге баш белгече Нодар Шоуа, хәрби, хокук саклау, дәүләт идарәсе, суд хакимияте эшләре, финанс министрлыгының баш белгече Нарсоу Логуа hәм башка рәсми затлар катнашты.
Очрашу барышында Советның башкаручы сәркатибе Александр Барышев безнең муниципаллар Советының төп эш юнәлешләре hәм үзидарәнең Татарстан моделеүзенчәлекләре турында сөйләде. Әңгәмә барышында башка актуаль мәсьәләләр турында да фикер алышу буды.