2017 елның 15 сентябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия һәм БДБдәге иң зур юридик фирмаларның берсе булган “Егоров, Пугинский, Афанасьев и партнеры” адвокатлык бюросы җитәкчеләре - Дмитрий Афанасьев һәм Станислав Пугинский белән очрашты.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президентының дәүләт-хокукый идарәсе башлыгы Лариса Глухова, Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин һәм Татарстан Республикасы Инвестицияле үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Минулина катнаштылар.
Очрашуда катнашучылар Kazan Legal 2017 Халыкара юридик форумы эшенең беренчел нәтиҗәләре турында, шулай ук уртак проектларны алга таба үстерү турында сөйләштеләр