Авыл җирлекләре башлыклары КФУ базасында белемнәрен күтәрәләр

2017 елның 18 сентябре, дүшәмбе

Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә буенча югары мәктәбе базасында республика авыл җирлекләре башлыкларының белемнәрен күтәрү курслары дәвам итә.“Авыл җирлекләре эшчәнлегендә актуаль мәсьәләләләр” дигән өйрәнү-уку программасы агымдагы елның 11 сентябрендә башланып китте.
Бүген,18 сентябрьдә икенче уку төркеме өчен дәресләр ачылды. Курсларда укучылар арасында Актаныш, Югары Ослан, Биектау, Зәй, Лаеш, Минзәлә, Саба муниципаль берәмлекләрнең аерым җитәкчеләре hәм республиканың башка кайбер районнары муниципаллары бар иде.
Белем бирү модулен ачуда Татарстан Республикасы Президент Аппараты җитәкчесе урынбасары-Татарстан Республикасы Президентының территорияләр белән эшләү Идарәсе башлыгы Илнар Гарипов, ”Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе рәисе Минсәгыйть Шакиров hәм Дәүләт һәм муниципаль идарә буенча югары мәктәбе директоры Игорь Привалов катнаштылар.
Алар чыгышларында белем эстәүчеләргә бүгенге заманда белем яңартуның әhәмиятен әйтеп, программаларны үзләштерүдә уңышлар теләделәр.
Шуны да искәртмичә ярамый: җирлек башлыкларын биредә җитди күләмле мәгълүматләр көтә: белем модуле традицион лекцияләр белән беррәттән интерактив дәресләрне үз эченә ала. Курсның беренче лекциясе республиканың ачык хакимият органнары системасында җирле үзидарә органнары роленә багышланды. Аны тыңлаучыларга Татарстан муниципаль җәмәгатьчелеге башлыгы Минсәгыйть Шакиров укыды. Белем алучыларның икенче төркеме укуларын 21 октябрьдә тәмамлый.                                                                                                                                                                                                                    

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International