Яңа “Электрон ярминкә” авыл хуҗалыгы товары җитештерүчеләргә үз продукциясен турыдан-туры кулланучыларга җиткерергә бик җайлы юнәлеш булып торачак. Монда товар сата торган мәйданнар, транспорт чыгымы, сатучыларга түләргә акча – барысының да кирәге калмаячак.
Бүгенге көндә бу проектка авыл хуҗалыгы товарларын җитетерүчеләрне тарту өстендә эш алып барыла. Электрон ярминкәгә керер өчен yarmarka16.ru адресын җыярга кирәк.