2017 елда Татарстанның 35 торак пунктында эчәр суның сыйфаты яхшыртылды

2018 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Казанда Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 2017 ел йомгаклары һәм 2018 елга бурычлар буенча киңәйтелгән утырышы булды. Бу чарада “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин дә катнашты.
Ведомство сайтында урнаштырылган мәгълүмати-белешмә материалларында, аерым алганда, 2017 елда, республиканың куркынычсыз эчәр су белән тәэмин ителгән халкы өлеше артты һәм 97,9 процентка җитте, диелә. Суны бүлү челтәрендә тискәре үрнәкләрнең кимүе тенденциясе күзәтелә. Микробиологик күрсәткечләр буенча 2,8 процент үрнәкләр, санитария-химия күрсәткечләрдә – 9,9 процент үрнәкләр гигиеник нормативларга туры килми. Паразитология һәм радиология күрсәткечләре буенча суның тикшерелгән үрнәкләре гигиеник нормативларга туры килгән.
Үзәктән бирелүче эчәр суның сыйфаты республиканың 19 муниципаль районындагы 35 торак пунктта яхшыртылды. Бу 300 мең диярлек кеше яхшырак су эчә дигән сүз.  

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International