Килдебәк авыл җирлегендәге авыл урамнарын кардан чистарту.

2018 елның 26 гыйнвары, җомга

Бүгенгесе көндә юллар кешенең көндәлек тормышында зур урыннны алып тора. Булып узган бураннар моны тагын бер кат раслады. Килдебәк авыл җирлегендәге урамнар “Юлбат” авылхуҗалыгы предприятясенең Килдебәк бригадасы ярдәме белән кардан чистартыла. Трактористлар Каримов Дамир, Ганиев Ахматнур, Сафиуллин Айнурлар Т-150К, ДТ-75 һәм КамАЗ тракторларында хуҗалыктагы төп эшләре тәмамлангач урамнарны кардан чистартуга керешәләр. Ә “Лукоз Саба” җәмгыяте Килдебәк урта мәктәбе территориясен кардан чистартырга ярдәм итә.

Килдебәк авыл җирлеге.      

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International