Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә студентлар балы

2018 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татьяна көнендә туташ һәм әфәнделәр Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегенә студентлар балына җыелды. Король белән королева дигән мактаулы исем алыр өчен үзара ярыш үткәрелде. Инде бишенче мәртәбә ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре, урта гасыр дәверенә чумып, бик күркәм тамаша шаһитлары булды. Яшь туташлар һәм әфәнделәр бал киемнәрендә вальс әйләнделәр, төрле конкурсларда катнаштылар, матур сөйләү осталыкларын күрсәттеләр, мәхәббәт аңлаттылар. Балның короле һәм королевасы исемнәренә Казан милли тикшеренү технологик университеты филиалы студентлары Антон Белоногов белән Мария Моисеева лаек булдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International